16+

Казанда салкынайта башлый. Кайчан?

Бу атнада октябрьгә хас булмаган җылы һава торышы сакланачак. Ә якшәмбегә температура төшә башлый, дип хәбәр итә Казан федераль университетының кафедра мөдире, профессор Юрий Переведенцев.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына таянып, ул иртәгә Казанда болытлы һава торышы булачагын, көндез 16 градуска кадәр җылытачагын сөйләгән. Бу атнада иң җылы көн чәршәмбе булачак,  термометр 18 градусны күрсәтәчәк. Төнлә исә 7 градус җылы көтелә.
Пәнҗешәмбе көндез - 17, җомга 16 градус булыр дип фаразлана. Шимбә яңгырлар көтелә. Көндез температура 11 градусны тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading