16+

Казанда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме кичектерелә

Соңгы кыңгырау урынына Казан укучылары чыгарылыш кичәсен бергә билгеләп үтәчәкләр, ул 26 июньгә билгеләнгән.

Казанда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме кичектерелә

Соңгы кыңгырау урынына Казан укучылары чыгарылыш кичәсен бергә билгеләп үтәчәкләр, ул 26 июньгә билгеләнгән.

Казанда гомуммәктәп соңгы кыңгырау бәйрәмен үткәрүдән баш тартканнар. Мондый карар чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгарылыш имтиханнары күп булуы сәбәпле кабул ителгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов сөйләде.

«Уку елы тәмамланырга берничә көн калып бара. Кече яшьтәге мәктәп укучылары каникул җиткәнне көткәндә, безнең чыгарылыш сыйныф укучылары иң дулкынландыргыч бәйрәмгә әзерләнә. Шәһәр чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау 23 һәм 25 майда узачак мәктәп линейкаларында чыңлаячак. Имтихан марафоны ахырында чыгарылыш сыйныф укучыларын мэриядән күңелле сюрприз көтә - 26 июньгә зур шәһәр чыгарылыш кичәсе планлаштырылган », - дип шәрехләде ул.

Илсур Метшин әлеге идеяне хуплады һәм карар Казан мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылары белән бергә кабул ителүен билгеләп үтте.

«Дөрес тәкъдим... Без педагоглар коллективы, мәктәп директорлары, балаларның үзләре белән киңәшләштек һәм чыгарылыш кичәсен күчердек. Мәктәпләрдә, һичшиксез, бәйрәм линейкалары узачак, ә без зур матур бәйрәмне имтиханнар үткәргәннән соң оештырырга тырышачакбыз», - диде шәһәр башлыгы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казан мэриясе мәктәпләрнең чыгарылыш укучылары өчен сюрприз әзерләвен хәбәр иткән иде. Анда республиканың иҗат коллективлары катнашында концерт, шулай ук планда — Россия эстрадасы йолдызлары чыгышы каралган.

«Әлегә бу хакта сөйләргә иртә, тулы мәгълүмат соңрак булачак. Хәзер берничә мәйданчык карала, йолдызлар чакырылган булырга мөмкин. Башта без бу эшне ахырынача җиткерәчәкбез, ә аннары бу хакта рәсми рәвештә хәбәр итәрбез», — диде Һидиятов.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X