16+

Казан төтенгә чумды. Белгечләр ни ди?

Казан өстендә төтен барлыкка килде, янган ис тә сизелә. Кайдадыр көчле янгын булганмы? Нәрсәдән бу? Әлеге сорау белән Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Шулай ук Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе  белән дә элемтәгә кердек. 

–    Без хәзер Татарстан Гидрометеоролгия һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау үзәге белән элемтәдә торабыз. Алар һавадагы углеәче кислородның микъдарын тикшерәчәк. Үзебез дә алардан җавап көтәбез. Билгеле булгач та, хәбәр итәчәкбез. Теоретик яктан Мари республиикасы, Түбән Новгород өлкәсендә янган урманнардан килгән төтен булырга мөмкин.  Тик без анализларның нәтиҗәләрен көтәбез. Шуннан соң рәсми белдерү ясаячакбыз, – диде матбугат үзәге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин.
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе  белән дә элемтәгә кердек. 
–    Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдергәнчә, Казан территориясендә янгын чыганаклары юк. Һаваның пычрануын ачыклау өчен һава күләме алынып, аның составы тикшерелә, – дип хәбәр итте Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева. 
Яну продуктлары белән агулану куркынычы булмасын өчен, ведомство белгечләре шәһәр халкына урамда озак йөрүне чикләргә,  сулыш органнарын саклау өчен медицина битлекләрен кияргә, күп итеп су эчәргә, биналарны дымландырып торырга киңәш итәләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading