16+

Казанда укучыларның 93 проценты онлайн укый

Аз керемле гаиләләрдән булган 9 һәм 11 сыйныф укучыларына 2 мең гаджет биреләчәк. Укытучылар бушлай интернет белән тәэмин ителәчәк, бу уңайдан элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып барыла.

Казанда укучыларның 93 проценты онлайн укый

Аз керемле гаиләләрдән булган 9 һәм 11 сыйныф укучыларына 2 мең гаджет биреләчәк. Укытучылар бушлай интернет белән тәэмин ителәчәк, бу уңайдан элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып барыла.

Узган атнада мәктәп укучылары дистанцион укуга күчте. Әлеге өлкәдәге вазгыять белән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан шәһәре башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров та таныштырды. 

Укучыларның 93 проценты онлайн укый, калган 7 проценты – гаджетлары яки интернетлары булмаганнар – офлайн-режимда. Аз керемле гаиләләрдән булган 9 һәм 11 сыйныф укучыларына 2 мең гаджет биреләчәк. Укытучылар бушлай интернет белән тәэмин ителәчәк, бу уңайдан элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып барыла. 

Рөстәм Гафаров социаль челтәрләргә мониторинг алып барылуын, бу төр укуга укучыларның да акрынлап ияләшә баруын, укытучыларга рәхмәтләрен дә җиткерүләрен сөйләде. Мониторинг барышында интернет тизлеге белән проблемалар булган зоналар да тикшерелә. 

Илсур Метшин әйтүенчә, гасырлар буена килгән укыту традициясе бүген үзгәрешләр кичерә. Әмма бүгенге вазгыять яңалык кертүне һәм сабыр булуны таләп итә.

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading