16+

Вакцинацияләү буенча алдынгы һәм арттагы районнар аталды

Казан «санитар калкан» федераль проектын гамәлгә ашыру башланачак тугыз эре шәһәр исемлегенә керде. Шуңа бәйле рәвештә, республика башкаласында ПЦР-үзәкләр ачылачак һәм “Казан” һәм “Бигеш” аэропортлары аша уздыру пунктларында санитар контроль көчәйтеләчәк.

Казан «санитар калкан» федераль проектын гамәлгә ашыру башланачак тугыз эре шәһәр исемлегенә керде. Шуңа бәйле рәвештә, республика башкаласында ПЦР-үзәкләр ачылачак һәм “Казан” һәм “Бигеш” аэропортлары аша уздыру пунктларында санитар контроль көчәйтеләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына Юлламасында шулай дип белдерде.

«Кыска вакыт эчендә барлык эшләрне башкарырга һәм куркыныч инфекцияләргә һәм вирусларга ышанычлы киртә булдырырга кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 Ул өлкән яшьтәгеләрне вакциналаштыру кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.

"Кызганычка каршы, пандемия бетмәде. Бу шартларда төп рольне коллектив иммунитет уйный, аны вакцинация формалаштыра. Бу — пандемиягә каршы көрәшнең бердәнбер ысулы”, - дип билгеләп үтте Президент.

Мисал итеп ул башка илләрнең үрнәк күрсәткечләрен китерде, анда халыкның күпчелеге прививка ясаткан инде. Мисал өчен  Германиядә - 65процент, Франциядә — 65 процент, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә — 81 процент, Испаниядә — 77 процент, Кытайда — 74 процент, Сингапурда — 82 процент, Катар — 87 процент, Мальтада — 95 процент.

Татарстанда вакцинация  буенча югары күрсәткечләргә ирешкән районнар да аталды. Бу исемлектә Актаныш, Яңа Чишмә һәм Ютазы районнары бар. Вакцинацияләүнең иң түбән күрсәткечләре Буа, Питрәч һәм Кукмара районнарында күзәтелә.

"Хөкүмәтне, Роспотребнадзор идарәсен, башлыкларны, предприятие җитәкчеләрен көн саен әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүләрен сорыйм. Бездә барлык 4 төр вакцина да бар. Коллектив иммунитетны формалаштыру безнең үзебезгә бәйле, хөрмәтле татарстанлылар", - дип мөрәҗәгать итте республика җитәкчесе халыкка.

Сүз уңаеннан, быел ил хөкүмәте тарафыннан куркыныч инфекцияләр таралуга каршы көрәшкә 2 млрд.сум бүлеп бирелгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading