16+

Казанда ял көннәре: су фонарьлары, пикник, «Россия в пакете» һәм дрифт буенча чемпионат

Киләсе яллар Казан халкын һәм кунакларын төрле кызыклы чараларның күп булуы белән шаккатырачак. Паркларда фитнес белән шөгыльләнү, заманча шигырьләр тыңлау, яр буенда бию һәм пластик пакетларның Россия тарихын ничек чагылдыруын белү – шушы һәм башка күп әйберләр бу ялларда казанлыларны көтә.

Казанда ял көннәре: су фонарьлары, пикник, «Россия в пакете» һәм дрифт буенча чемпионат

Киләсе яллар Казан халкын һәм кунакларын төрле кызыклы чараларның күп булуы белән шаккатырачак. Паркларда фитнес белән шөгыльләнү, заманча шигырьләр тыңлау, яр буенда бию һәм пластик пакетларның Россия тарихын ничек чагылдыруын белү – шушы һәм башка күп әйберләр бу ялларда казанлыларны көтә.

Парклар һәм скверларда «Яшел фитнес» (12+)

14-нче августта 7:00 сәгатьтән

Шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә «Яшел фитнес» проекты күнегүләре дәвам итә. Шимбә иртәсен казанлылар «Крылья Советов» паркындагы эстрада янындагы йога дәресләреннән 7:00 сәгатьтә башлый алачак. Ә 8:30 сәгатьтә барлык теләүчеләр өчен Горки-Әмәт урманының яшел кырында стретчинг буенча тренировка узачак. Кич белән, 18:00 сәгатьтә, шәһәр халкы Кабан күле яр буенда узачак зумбага кушылачак.

Керү ирекле

Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында иртәнге йөгерү (6+)

14-нче августта 9:00 сәгатьтә

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Parkrun проекты кысаларында йөгерү буенча атналык күнекмәләр үткәрүне дәвам итә. Яшенә һәм спорт әзерлегенә бәйсез рәвештә, 5 км га йөгерүдә теләге булган һәркем катнаша ала. Чарага кушылыр өчен сайтта теркәлү узарга һәм махсус штрих-код алырга кирәк.

Керү ирекле, теркәлү сылтама буенча.

«Черек күл» паркында «Слэм» хәзерге заман шигърияте фестивале (6+)

14-нче августта 10:00 сәгатьтә

Бу шимбәдә, 14-нче августта, «Черек күл» паркында «Слэм» заманча шигърият яшьләр фестивале була. Программада – әдәби лекторияләр, балалар арасында шигырь укучылар конкурсы, заманча шагыйрьләр чыгышы, әдәби маркет һәм перформанслар. Фестивальнең хедлайнеры шагыйрә Ах Астахова булачак, аның чыгышы 20:00 сәгатькә планлаштырылган.

Чарага керү ирекле, рәсми сайтта алдан теркәлү буенча.

Дүрт мәйданчыкта Физкультурачылар көне

14-нче августта 10:00 сәгатьтә

Шимбә көнне Казанда Физкультурачылар көне билгеләп үтеләчәк. Төп чаралар якындагы шимбәдә, 14-нче августта, «Урам» экстрим-паркында узачак. Аларның башы 10:00 сәгатькә планлаштырылган. Бәйрәм кунакларының ярышларда фаворитлар өчен җан атарга гына түгел, шәһәрнең спорт объектлары һәм мәктәпләренең мөмкинлекләрен бәяләргә дә мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, урам баскетболы өчен кортларда баскетбол буенча 3х3 «Оранжевый мяч» Бөтенроссия турниры матчлары узачак, Горький паркында футбол буенча 5х5 ярышлар узачак, ә Казанның пляж спорт төрләре үзәгендә пляж волейболы, гандбол, футбол һәм регби яратучылар арасында турнирлар узачак. Казанда Физкультурачылар көнен бәйрәм итү һәм чаралар программасы турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин.

Керү ирекле

«Хәзинә» галереясында Алсу Адлер кызы Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе (6+)

14-нче һәм 15-нче августта 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр

Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә бу атнада рәссам Алсу Адлер кызы Тимергалинаның «Bizyak. Арабеск» күргәзмәсе ачылды. Ул сынлы сәнгатьтә, графикада да, декоратив-гамәли сәнгатьтә дә буяулар күп булуга таң калдыра торган якты, сәнгать эшләре булдыра. Халык алдында беренче тапкыр рәссамның соңгы ике елда башкарылган керамик эшләнмәләре тәкъдим ителде. Күргәзмә турында тулырак мәгълүмат – сайтта.

Керү билетлар буенча, мәгълүматны: +7(843)567-80-43 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда «Сады земные» күргәзмәсе (6+)

14-нче һәм 15-нче августта 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр

Музейга килүчеләр ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның 40-тан артык картинасын күрә алачак. Рәсемнәрне уртак тема – татар халык орнаменты берләштерә.

Адрес: Горький урамы, 10. Керү – билетлар буенча, мәгълүматны: +7(843) 238-53-73 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.

Әмир Мәҗитов музеенда «Во славу Отечества» күргәзмәсе (6+)

14-нче һәм 15-нче августта 11:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр

Казанда ватан тарихына, православие диненә һәм мәдәниятенә багышланган күргәзмә уза. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы фронтына җибәрелгән, тылда хезмәт иткән, танклар һәм хәрби самолетлар төзүгә иганә җыеп, халыкның рухын ныгыткан һәм яклаган руханилар турында сөйләүче фоторәсемнәр һәм документаль таныклыклар тәкъдим ителгән. Бу һәм башка күп нәрсәләр турында гадәти булмаган күргәзмәдә белергә мөмкин.

Адрес: Дзержинский ур., 27. 17 яшькә кадәрге балаларга һәм пенсионерларга керү ирекле, калганнарга – билетлар буенча. Нечкәлекләрне түбәндәге телефон буенча ачыкларга була: +7(843)264-35-22.

Түбән Кабан күле яр буенда «КультТорг» акыл белән куллану фестивале (6+)

14-нче август 12:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр

14-нче августта Казанда Түбән Кабан күле яр буенда «КультТорг» акыл белән куллану фестивале узачак. Шәһәрлеләр шәһәрнең кече театр труппаларыннан театраль куелышлары карый, экоуеннарда катнаша һәм икенче чимал тапшыра алачак. Моннан тыш, фестивальдә гипстан аромасаше ясау буенча балалар мастер-классы, «Перформанс за час» дәресе, үсемлекләр белән алмашу, элек кулланылышта булган кием һәм аяк киемнәре, аксессуарлар, китаплар, канцтоварлар, картиналар, уенчыклар һәм башка әйберләр ярминкәсе узачак.

Керү ирекле

Werk арт-киңлегендә «Россия в пакете» күргәзмәсе (6+)

14-нче һәм 15-нче августта 14:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр

Бәйсез кураторлар командасы Werk арт-киңлеге белән берлектә 1980-2020 елларда Россиядә масс-маркет пластик пакеты дизайны тарихына багышланган күргәзмә проектын әзерләде. Күргәзмәдән тыш, оештыручылар Россиядә пакетлар көнкүрешенең мәдәни, тарихи һәм экологик аспектлары турында лекцияләр һәм дискуссияләр циклын уздырырга планлаштыралар.

Адрес: Габдулла Тукай ур., 115, 6 корп. Керү билетлар буенча, мәгълүматны социаль челтәрләрдә ачыкларга мөмкин.

Горький исемендәге паркта урам киносы фестивале (12+)

14-нче һәм 15-нче августта 17:00 сәгатьтән

Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында бу ялларда зур чара – урам киносы фестивале узачак. Тамашачыларга тугыз кыска метражлы фильм тәкъдим ителәчәк: «Варя», «Фокус-группа», «Чернильное море», «Показалось», «Эксперт», «И привет», «Играй для каждого», «Легкий способ бросить курить» и «Телохранитель». Картиналарда Чулпан Хаматова, Владимир Вдовиченков, Игорь Верник, Варвара Шмыкова һәм башка актерлар төште. Фестиваль программасында җиңүчеләрне тамашачылар сайлаячак: алар фонарьлар һәм телефоннар яктысы белән тавыш бирәчәк, ә оештыручылар яктылык дәрәҗәсен үлчәячәк.

Фестиваль программасында шулай ук спорт күнегүләре, фильмнар режиссерлары белән очрашу, «Аллегро» музыка мәктәбе укучыларының чыгышы, призлар уйнату һәм башкалар. Тулы программа –  сылтама буенча.

Керү ирекле

ТР Милли музееның җәйге сәхнәсендә автор җыры фестивале (12+)

14-нче августта 19:00 сәгатьтә

Шәһәр халкы өчен гадәти булмаган тамаша әзерләгәннәр – стендап һәм гитара астында җырлар ярашуы. Павел Пиковский, Ромарио, Василий Уриевский һәм Павел Фәхретдинов дүрт автор-башкаручыдан торган «Необарды» Мәскәү проекты чыгыш ясаячак.

Адрес: Кремль урамы, 2. Керү билетлар буенча, тулырак мәгълүмат сылтама буенча.

«Казан Экспо» территориясендә дрифт буенча чемпионат (16+)

15-нче августта 11:00 сәгатьтә

Күргәзмә үзәге мәйданчыгында мавыктыргыч автомобиль шоуы – UGOL дрифты буенча чемпионат узачак. Казанлылар шулай ук күргәзмәдә эксклюзив автомобильләр карый һәм пилот белән трасса буенча хәрби автода йөри алачак.

Адрес: Күргәзмә ур., 1. Керү ирекле

Рус-Немец Швейцариясендә «Тарихчылар белән пикник»

15-нче август 16:00 сәгатьтә

Рус-Немец Швейцариясендә тарих фәннәре кандидаты Александр Овчинников һәм «Иске Казан» берләшмәсе вәкилләре катнашында «Тарихчылар белән пикник» узачак. Алар киләчәк парк территориясендә археологик тукталышлар турында сөйләячәк. Пикникта катнашучылар Казансу I һәм Казансу II шәһәрләренең кайчан булганын, аларның кайда урнашкан һәм казу эшләре урыннарында нәрсәләр табылганын белә ала. Барлык теләүчеләрне 16:00 сәгатьтә Миллениум күпере янындагы парковкада көтәчәкләр.

Керү теркәлү буенча.

Кремль яр буенда су фонарьлары фестивале (12+)

15-нче августта 20:00 сәгатьтә

Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итә һәм иң изге хыялларына якыная алачаклар: моның өчен лотос формасында фонарьлар алырга, теләкләр теләргә һәм аны Кремль яр буеның үзәк аллеясындагы фонтандагы суга төшерергә кирәк.

Фонарьларны казанлылар яр буе территориясендә сатып ала алачак. Нечкәлекләре – социаль челтәрләрдә.

Керү ирекле

Кремль яр буенда Аргентина тангосы (16+)

15-нче августта 20:00 сәгатьтә

Иң матур һәм дәртле биюләрнең берсен казанлылар Кремль яр буенда башкара алачак. Инструктор Аргентина тангосы дәресләрендә катнашучыларны өйрәтәчәк. Оештыручылар биюгә парлап килергә киңәш итә. Һава торышы бозылган очракта, дәрес гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Керү ирекле

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading