16+

"Әгәр ул исән калса, ул сукыр булып калачак...": ялган аракылы туган көн нәтиҗәсе

Берсе комада һәм тагын 12 кешенең хәлләре уртача авырлыкта. Метанол белән агуланганнан соң студентлар хастаханәгә озатыла.

"Әгәр ул исән калса, ул сукыр булып калачак...": ялган аракылы туган көн нәтиҗәсе

Берсе комада һәм тагын 12 кешенең хәлләре уртача авырлыкта. Метанол белән агуланганнан соң студентлар хастаханәгә озатыла.

20 кешедән торган компания Салмачы бистәсендә арендага алынган коттеджда туган көн билгеләп үтә һәм заказ буенча спиртлы эчемлек китертәләр. Хәзер тикшерүчеләр әлеге контрафакт продукция җитештерүчеләрнең кемлеген ачыклау өстендә эшли.
18дән 22 яшькә кадәрге кыз һәм егетләрдән торган төркем ялган спиртлы эчемлекне чыныннан аера алмый. Сүзләренә караганда, ул кичне кәрамель тәме килгән биш литрлы шешәдән яшел сыеклык кына эчкәннәр.

15 ноябрь көнне төнлә бу йортта 20 ләп кеше туган көн үткәргән. Аннары барысы да өйләренә таралыша, ә төнлә хәлләре начарлана. Беренче зыян күрүче табибларга иртәнге алтыда мөрәҗәгать итә.

13 кеше хастаханәгә озатылган, барысының да хәле төрлечә, өчесе реанимациядә.
-  Авыр хәлдәге, реанимациядә ятучы пациентларның барысында да күрү сәләте бозылу ачыкланган. Авырулар офтальмологлар тарафыннан тикшерелгән,  пациентларның күбесендә күрү нервлары шешкән. Нәкъ менә метил спирты аркасында күңел болгана, косу рефлексы барлыкка килә. Хәзер үзен яхшырак хис итүчеләр белән тикшерүчеләр эшли. Аерым алганда, 2002 елгы кыз комада, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе астында. Бәйрәмгә ул Башкортостаннан килгән. Әгәр ул исән калса, ул сукыр булып калачак. Без берни фаразлый алмыйбыз. Әти-әнисе сүзләренчә, ул ниндидер хроник авырулар белән интекмәгән. Аның халәтенә исерткеч эчемлек күләме һәм аларның кичә барышында берни дә ашамаулары йогынты ясаган, -диде журналистларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Баш токсикологы, 7нче номерлы шәһәр хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина.
Бер көн элек әлеге компаниядә кәеф-сафа корган кызларның берсе Мәскәүгә киткән, аның хәле турында бернинди мәгълүмат та юк.
 -  «Сатып алучыларның тормышы һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган продукция сату» маддәсе буенча кузгатылды. Тикшерү бара, генетик һәм химик экспертизалар билгеләнгән,-дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Тикшерү ачыклаганча, спиртлы биш литрлы шешәне шул компаниядәге бер егет танышы аша сатып алган. Ул аны каршеринг автомобиленең багажнигында коттеджга алып килгән. Шул ук вакытта машина багажнигында шундый ук шешәдә "незамерзайка" да булган.

Егетләр ялгышлык белән шул сыеклыкны алган да, аңа ароматизаторлар өстәп, эчеп куйганнар булса кирәк. Вакыйга урынында  "незамерзайка" шешәсе табылган, тикшерү аңарда метанол эзләре барлыгын күрсәткән. Моннан тыш, каршеринг багажнигында контрафакт алкогольле шешә тапканнар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading