16+

Казандагы Марьино күле танымаслык итеп үзгәртеләчәк

Казан шәһәре җирлегендә 250 елга һәм күл исәпләнә. Табигать биргән бүләкнең берсе - Марьино күле.

Казандагы Марьино күле танымаслык итеп үзгәртеләчәк

Казан шәһәре җирлегендә 250 елга һәм күл исәпләнә. Табигать биргән бүләкнең берсе - Марьино күле.

Федераль Җыенга юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин: ”Кешеләр экологик иминлек мәсьәләләренә торган саен югарырак таләпләр куя”, - дигән иде. Казандагы Хоровое күле моңа ачык мисал. Әлеге күл халык активистлары таләбендә саклап калынды. Татарстанда быел “Уникаль корылмаларны саклау” буенча илкүләм проект кысаларында, муниципаль берәмлекләр һәм волонтерлар ярдәмендә 90 сулыкны чистарту ниятләнелә.

Республиканың Экология һәм табигый чыганаклар министрлыгы теләктәшлегендә Яңа Савин районындагы Марьино күлен чистарту-төзекләндерү башланды. Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, волонтер-экологлар, битараф булмаган казанлылар “Чиста ярлар” акциясе кысаларында, 1-2 августта өмә үткәрде.

- Татарстанның табигате гаҗәеп матур һәм күптөрле. Сулыклар игътибарга аеруча мохтаҗ. Аларны савыктыру, экологик хәлен яхшырту һәр кешегә бәйле. Шушылай бердәм рәвештә өмәләргә чыксак, куйган максатларыбызга ирешербез, - ди республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков.

Марьино күле тирәләрен җыештыруда Короленко һәм Бондаренко урамнарындагы йортларда яшәүчеләр дә катнашты.

- Язгы һәм көзге якта район хакимияте, шушы тирәдәге предприятиеләр хезмәткәрләренә кушылып, күл тирәләрен җыештыру өмәләрендә катнашып килдек. Йортларыбыз янәшәсендә генә күл булуы күңелле бит. Күлнең төзекләндереләчәген ишеткәч, бик сөендек, - дип берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә сөйләде янәшә йортларда яшәүче Юлия Соловьева белән Шамил Миннебаев.

Марьино күле Короленко урамы белән Бондаренко урамы арасында урнашкан. Әлеге сулык 1,42 гектар мәйданны били, тирәнлеге 3 метр. Марьино күлен комплекслы төзекләндерүне Казанның 88нче төзелеш-монтажлау идарәсе үз өстенә алган.

- Короленко урамында күпкатлы йорт төзибез. Идарә җитәкчелеге, берочтан, күлне дә төзекләндерү турында карар кабул итте, - диде төзелеш оешмасы вәкиле Айрат Габделбәров.

Марьино күленең төбе тирәнәйтелә, су астыннан чүп-чар чыгарыла, яшел зона парк рәвешендә төзекләндерелә. Күл ярларын ныгытуда бетон кулланылмаячак, корылмалар табигый чималдан булачак, дип ышандырды Айрат Габделбәров.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading