16+

Казандагы янгынны сүндерү әле дә дәвам итә

Узган төндә Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында йөздән артык кеше эшли. Янгынны сүндерү әле дә дәвам итә.

Казандагы янгынны сүндерү әле дә дәвам итә

Узган төндә Казанда газ тарату станциясендә чыккан янгында йөздән артык кеше эшли. Янгынны сүндерү әле дә дәвам итә.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, әлеге хәлдән соң шартлау куркынычы булган объектларда куркынычсызлык таләпләрен бозу турында җинаять эше ачылган.

Фаҗига урынында тикшерүчеләр һәм тикшерүче-криминалистлар эшли, алар янгынны сүндергәннән соң урынны тикшерәчәк. Экспертлар янгынның сәбәбен ачыклаячак.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бер кеше һәлак булган, берничә кеше имгәнгән.

Янгын сүндерүчеләр якындагы резервуарларга ут күчмәсен өчен тырыша. Станциядә сыекландырылган газ салынган 24 резервуар бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading