16+

Казанга 30 августта килегез! (Бәйрәм ПРОГРАММАСЫ)

Башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә – 30 августта кунаклар Казанга рәхим итсен, казанлылар бәйрәм чараларында актив катнашсын», – диде.

Казанга 30 августта килегез! (Бәйрәм ПРОГРАММАСЫ)

Башкала мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә: «Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә – 30 августта кунаклар Казанга рәхим итсен, казанлылар бәйрәм чараларында актив катнашсын», – диде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары васифаларын башкаручы, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов мәдәни-спорт программасы белән таныштырды.

– Бәйрәм ункөнлеге башланды инде, – диде Азат Абзалов, – Казанның барлык районнарында «Безнең команда авазы-безнең ишегалды авазы» шигарендә үзешчән артистларның ишегалды концертлары бара. Халык күңелен яулаган җырчылар 30 августта шәһәркүләм концертта чыгыш ясый.

Казанда 30 август көнне булачак программа
10.00 сәгатьтә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында балалар өчен «Иске парк хәзинәләре» («Сокровища старого парка») бәйрәме оештырыла. Анда спорт буенча юлтабыш (спортивное ориентирование), кече-футбол, баскетбол һәм җиңел атлетика бәйгеләре дә үткәрелә. (0+)

10.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда «Мәдәниятләр бизәкләре» («Мозаика культур») республикакүләм этно-конфессиональ фестиваль башлана. Халык-сәнгать промыселе әйберләре, республикабызда яшәүче халыкларның фольклор һәм музыка иҗаты тәкъдим ителә. Шул ук вакытта биредә Россия халыкларының милли әдәбияты фестивале дә була. (6+)

10.45 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда – «Уйна, гармун!» («Играй, гармонь!») халык иҗаты фестивале. Аңа 14.30 сәгатьтә «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика ачык фестивалендә катнашучыларның концерты ялганып китә. (0+)

12.30 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында «Kazan city racing» авто-мотошоу була. (12+)

КамАЗ-Мастер командасы да чыгыш ясый. Машиналар узышы күрсәтелә. «КамАЗ» трамплиннан ераклыкка сикерәчәк. КамАЗ-Мастер командасына быел 30 ел тула.

Казан Кремлендә «Tat Cult» шәһәр мәдәният һәм сәнгать фестивале оештырыла. (0+)

Иске Татар бистәсендә бәйрәм чаралары җәяүлеләр өчен билгеләнгән Каюм Насыйри урамында үткәрелә.

13.00 сәгатькә «Ачык күңеллеләр шәһәре» («Город открытых сердец») театраль тамаша, ветераннар концерты һәм «Казан сөлгесе» милләтләр сәнгате фестивале планлаштырылган. (0+)

Кичке якта «Яңа дәвер» татар музыкасы концерты, заманча татар музыкасын яшь башкаручылар тәкъдим итә. (6+)

14.30 сәгатьтә Казан ипподромында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына ат-спорт бәйрәме старт ала.

18.00 сәгатьтә – «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм концерты. (0+)

20.00 сәгатьтә Игенчеләр Сарае каршындагы мәйданда ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале. Татарстан Республикасының Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт симфоник оркестры чыгыш ясый. (0+)

22.00 сәгатьтә бәйрәм программасы Казансу елгасы өстендә салют белән йомгаклана.


Транспорт хәрәкәте

Җәмәгать транспорты 30 августта көчәйтелгән графикта 24.00 сәгатькә кадәр эшли.

Меңьеллык мәйданы ябык көннәр:
27 һәм 28 августта 22.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр
29 августта 20.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр
30 август Сибгат Хәким урамының «Казан» гаилә үзәге тирәсендәге өлеше 30 августта транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябылып тора.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading