16+

Казанга “Бүреләр” килде

Казанда тәүге тапкыр Башкортстанның “Бүреләр” төркеме концерты узачак. Бу гадәти төркем түгел, биредә рок стилендә иҗат итүче егетләр җырлый. Бүген алар Казан журналистлары белән очрашты.

Казанга “Бүреләр” килде

Казанда тәүге тапкыр Башкортстанның “Бүреләр” төркеме концерты узачак. Бу гадәти төркем түгел, биредә рок стилендә иҗат итүче егетләр җырлый. Бүген алар Казан журналистлары белән очрашты.

“Бүреләр” төркеменә нигез салучы Илшат Абдуллин сөйләвенчә, төркем моннан 15 еллап элек барлыкка килгән. “2003 елда сыйныфташым Рафаэль Гайнуллин белән икәү эшли башладык. Рок стилендә җырлап, төрле фестивальләрдә катнаштык. Ләкин төркемне икәү генә алып бару кыен булгач, тулы состав тупларга булдык. Төркемдәге егетләр төрле милләттән, бер мин генә башкорт. Җырларны үзем иҗат итәм. Аларда дөньяга карашым чагыла”, - ди Илшат.

Һөнәре буенча инженер булган Илшат Абдуллин рок төркемен оештыру турында балачактан хыялланган. “Сүз дә юк, башлаганда авыр булды. Ләкин аудиториябез әкренләп арта барды. Безне хәзер Башкортстан радио-телевидениеләрендә күрсәтәләр. Тик рок-музыкант булуның кыен яклары да бар. Әйтик, чыгымнар шактый күп. Яхшы уен кораллары, репетицияләр өчен студия кирәк. Гастрольгә җыенсаң, автобуссыз булмый. Рок стилен аңламаучылар, кабул итмәүчеләр дә бар. Казанда бу күренеш аеруча кискен икән. Миңа “нигә эстрада җырлары гына җырламыйсың?” диючеләр бар. Юк, рок – ул яшәү рәвешем”, - ди Илшат.

Егетләр Казан белән 2018 елның 26 апрелендә “Мин татарча сөйләшәм” фестивалендә танышкан. “Казанга килү, Казанда җырлау – зур хыялым иде. Татар фестивалендә башкорт телендә чыгыш ясау бик дулкынландыргыч булды. Әмма безне Казан җылы каршы алды. Рок-музыкант Рәдиф Кашапов белән дә шунда таныштык. Бүген узачак концертта аның белән бергә дуэт башкарачакбыз. Тулы зал җыю нияте юк. Күпме кеше килсә, без шуңа шат”, - ди Илшат Абдуллин.

Дуэт дигәннән, концертта шулай ук Уфаның “Бүреләр” һәм Казанның “Gauga” төркемнәре дуэты көтелә. Алар һәркайсы үз телендә җырлаячак. “Без Илшат белән интернетта танышып аралаша башладык. Уфага баргач, тагын да якыннан таныштык. Үзем Башкортстаннан булгач, Илшатны бик якын иттем”, - ди “Gauga” төркеме лидеры Оскар Юнысов. Сүз уңаеннан, 4 апрельдә Уфада “Gauga” төркеменең концерты узачак. 

Эльвира ШАКИРОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ник тэмэйне, хэм башка Татарстан артисларын кертмилэр, башкырт артисларына ярый микэнни. Вэйт доня тигез тугел

    Мөһим

    loading