16+

Казанга дин әһелләре җыела

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» форумы быел унынчы тапкыр уза. Ул 13-15 июнь көннәрендә үтәчәк. Чарага килүчеләр, бер мәйданга җыелып, милләтебез тормышына кагылышлы сораулар буенча фикер алышачак. Пленар утырышка кадәр аларга «Татар халкы үсеше стратегиясе» проектын да тәкъдим итәчәкләр.

Казанга дин әһелләре җыела

Татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» форумы быел унынчы тапкыр уза. Ул 13-15 июнь көннәрендә үтәчәк. Чарага килүчеләр, бер мәйданга җыелып, милләтебез тормышына кагылышлы сораулар буенча фикер алышачак. Пленар утырышка кадәр аларга «Татар халкы үсеше стратегиясе» проектын да тәкъдим итәчәкләр.

– Быелгы форумның төп үзенчәлеге дә шунда, – дип сөйләде журналистларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров. – Милләт һәм дин – аерылгысыз төшенчәләр. Шуңа да быелгы форумга Г.Тукайның «Мин һәрвакыт дин белән милләтнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафында» дигән гыйбарәсен шигарь итеп алдык. 

Башкарма комитет җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сүзләренчә, бөтенроссия форумына илнең 70 төбәгеннән 1137 делегат килүе көтелә. Иң өлкән делегатка – 94 яшь. Ул – Калининградтагы татар җәмгыятенә нигез салучы Хәким хәзрәт Биктиев. Олы яшьтә булуына карамастан, чарага ел да ашкынып килә. Узган елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа «Дуслык» орденын да тапшырган иде. Хәким Биктиев – Бөек Ватан сугышы ветераны, Кенигсбергны яулап алуда катнашкан кеше. Иң яшь делегат – 18 яшьлек Рифат хәзрәт Еникеев, Ростов-на-Дону шәһәреннән килә. 

– Шунысы куандыра: чарага елдан-ел яшьләр күбрәк килә башлады, – диде Марс Тукаев. 
Татарстан Президенты катнашындагы пленар утырыш быел «Казан Экспо» күргәзмә комплексында урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залында үтәчәк. 15 июнь көнне форум кунаклары Изге Болгар җыенында катнашачак. 

фото - tass.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading