16+

Казанга футбол бәйрәме килә (Футбол мундиале турындагы 1001 сорауга ҖАВАП)

Ай ярымнан Казанга футбол бәйрәме килеп җитәчәк. Футбол мундиале – спорт дөньясында иң зур һәм көтеп алынган вакыйга. Бер генә чемпионат та аңа көндәш була алмый.

Казанга футбол бәйрәме килә (Футбол мундиале турындагы 1001 сорауга ҖАВАП)

Ай ярымнан Казанга футбол бәйрәме килеп җитәчәк. Футбол мундиале – спорт дөньясында иң зур һәм көтеп алынган вакыйга. Бер генә чемпионат та аңа көндәш була алмый.

Тәмле әйбер күп булмый дигәндәй, чемпионат та дүрт елга бер тапкыр гына уздырыла. Шуңа да уеннарны җанатарлар дүрт күз белән көтеп тора.

Беренче тапкыр футбол мундиале 1930 елда Уругвайда үткәрелгән. Ниһаять, ул безгә дә килеп җитте. Россия аны үз тарихында беренче тапкыр оештыра. Дөнья чемпионатын, Казаннан кала, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Калининград, Екатеринбург, Сочи, Волгоград, Ростов-на-Дону, Самара һәм Саранск кабул итәчәк. Футбол бәйрәменең югары дәрәҗәдә узачагына шик юк. Үткән елны Россия Конфедерацияләр кубогын яхшы гына уздырып җибәрә алдык. Ул үзенә күрә бер репетиция булып торды. Шуннан соң Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино да, безне иң яхшы чемпионат көтә, дип, бер генә тапкыр әйтмәде. Уеннарга планетаның иң көчле, иң билгеле футболчылары Криштиану Роналду, Лионель Месси, Неймар, Антуан Гризманн, Луис Суарес, Серхио Агуэро, Поль Погба килүе көтелә. Финал уеннарында барысы 32 җыелма команда уйнаячак.

***
Казанда узачак уеннар

Казан исә Футбол буенча дөнья чемпионатының алты матчын кабул итәчәк. Уеннар «Казан-Арена» стадионында узачак. Аерым алганда, дөнья чемпионатының төркемнәр этабы матчларында
Франция – Австралия (16 июнь, 13:00),
Иран – Испания (20 июнь, 21:00),
Польша – Колумбия (24 июнь, 21:00),
Көньяк Корея – Германия (27 июнь, 17:00)
уеннарын күзәтә алачакбыз.
Шулай ук Казанда 1/8 финал (30 июнь, 15:00) һәм 1/4 финал (6 июль, 21:00) үтәчәк.

Белеп тор!

Футболга кагылышлы барлык мәгълүматлар (нәтиҗәләр, командалар составы һәм футболга кагылышлы теләсә кайсы башка статистика) FIFA.com рәсми сайтында урын алган.

***
Кызыклы фактлар

Дөнья кубогы – мундиальдә җиңүчеләргә тапшырыла торган төп бүләк. Ул чиста алтыннан эшләнгән, авырлыгы 6,175 килограммны тәшкил итә.

Бразилия командасы 1930 елдан башлап барлык турнирларда катнаша һәм, биш тапкыр җиңү яулап, иң титуллы җыелма команда исемен алды (1958, 1962, 1970, 1994, 2002).

Җиңүчеләр өчен беренче трофейны ювелир Абель Лефлер эшләгән. Трофейда җиңү алласы Ника сурәтләнгән. 1946 елда ул дөнья чемпионатына нигез салучы Жюль Риме исемен ала. 1966 елны кубокны Лондонның Вестминстерск сараеннан урлыйлар. Бер атнадан ул табыла.
Матчларда иң күп катнашкан спортчы – немец футболчысы Лотар Маттеус. Ул биш чемпионатта уйнаган.

Футбол уеннарына иң күп билетларны Америка, Бразилия һәм Колумбия җанатарлары алган (америкалылар – 80 мең, бразилиялеләр – 66 мең, Колумбиядән килүчеләр – 60 мең билет). Чит ил туристлары җәмгысы – 929 мең, россиялеләр 797 мең билет алган.

Казанда уза торган матчларга иң арзанлы билет 9 900 сум тора (Иран – Испания һәм Германия – Көньяк Корея уеннарына).

Польша – Колумбия матчына билетлар калмаган. Франция белән Австралия уенына 12 600 сумлык билетлар калган әле.

***
Транспорт

Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру көнендә тамашачылар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге карала. Моның өчен футбол матчына алынган билетны һәм җанатар паспортын күрсәтергә кирәк була. Волонтерлар шулай ук түләмичә йөри алачак. Алар беренче уенга кадәр бер ай алдан һәм соңгы матчтан соң ун көн дәвамында бушлай йөриячәк.

Моннан кала матчларга билетлары булган кешеләр «Аэропорт – Казан – Аэропорт» тимер юл маршруты буенча бушлай йөрү хокукына ия булалар. Аэропорттан тимер юлга шәһәр яны электричкасы һәр сәгать саен йөреп торачак.

Чемпионат көннәрендә аэропорт сәгатенә 1800 кешене кабул итәчәк. Вакытлыча яңа терминал да булдырыла, аның аша сәгатенә 320 кеше үтәр дип көтелә. Шулай ук аэропорттан «Казан-Арена» стадионына һәм Спорт сараена махсус өстәмә автобус шатллары оештырылачак.

Җанатарлар арасында уеннар узачак 11 шәһәр арасында 728 поезд шулай ук бушка йөриячәк. Алар 12 июньнән 16 июльгә кадәр хезмәт күрсәтәчәк.

Футбол уеннары барган вакытта, Казан халкына шәхси автомобильдән җәмәгать транспортына күчеп утырырга киңәш итәләр. Җәмәгать транспортында спорт объектларына барып җитү күпкә тизрәк һәм уңайлырак булачак. Футбол уеннары барган вакытта, транспорт маршрутына үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин, аның өчен Ямашев проспектында вакытлыча әйләнеш юллары барлыкка киләчәк. Уеннардан соң җанатарларны 400 автобус, 10 троллейбус, 20 трамвай кайтарып куячак. Җәмәгать транспортының эш вакыты өч сәгатькә озайтылыр дип көтелә.

Стадионга үз автомобильләрендә барырга теләүчеләр өчен 5 мең урынга парковка оештырылачак. Паркингтан аренага кадәр бушлай шаттлларда барып булачак.
Стадион янында яшәүче казанлыларга уңайлы булсын өчен, чемпионат вакытында транспорт керү һәм чыгу өчен махсус үткәрү кәгазе (пропуск) кертеләчәк. 4 мең данәдәге әлеге үткәрү кәгазьләре 69нчы кварталда һәм «Современник» торак комплексында яшәүчеләр өчен әзерләнә. Аларны район администрациясеннән, идарәче компанияләрдән һәм торак милекчеләре берләшмәсеннән алырга мөмкин булачак.

Шәһәр хезмәтләре кунакларны каршы алуга әзерлек буенча актив фазага кереште: 39 юл участогы, 83 шәһәр урамы, 14 тротуар һәм торак массивлардагы 59 урам төзекләндереләчәк. Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү кысасында 23 мең кв м чәчәк түтәлләре, 3 мең кашпо һәм чәчәк вазоны, 3,7 мең агач, 20 мең куак утырту, 7,5 мең кв м мәйданлык газон җәю планлаштырыла. FIFA җанатарлары фестивале узачак «Казан» гаилә үзәге мәйданы каршында төзү эшләре төгәлләнеп килә.


***

Җанатар паспорты

Стадионга кергәндә, билет белән бергә җанатар паспортың да (FAN ID) булырга тиеш. Әлеге паспорт чемпионатны караучыларның документы булып тора. Паспортны алу өчен, www.fan-id.ru рәсми сайтында яки җанатар паспортларын бирү үзәкләрендә гариза тутырасыз. Казанда FAN ID үзәге Бауман урамы, 44/8нче йорт адресы буенча урнашкан. Ул дүшәмбедән кала һәр көнне (ял көннәрендә дә) сәгать 11.00дән 20.00гә кадәр эшли (төшке ашсыз).
Җанатар паспортын ясатканда, билет алу заявкасының яки билетның номерын, шәхесне раслаучы документ таләп ителә (паспорт) (балаларга – туу турындагы таныклык). Әлеге паспортны балалар өчен дә алырга кирәк.
Гаризаны тутыргач, аның раслануын көтәргә кирәк: ул СМС-хәбәр буларак яки электрон почтага киләчәк.

Җанатар паспортын почта аша яки махсус үзәктән барып алырга була. Моның өчен шәхесне раслаучы документ һәм гаризаның номерын күрсәтергә кирәк.
Бер кеше берничә билет алып, ул билетларга башка кешеләр дә стадионга керергә теләсә, шулай ук җанатар паспортын ясатырга, аларны FAN ID үзәкләреннән барып алырга туры киләчәк.
Җанатар документы белән Россиягә визасыз керергә, матчлар узган шәһәрләргә махсус поездларда бушлай барырга, шәһәр эчендә җәмәгать транспортында да стадионга кадәр бушлай йөрергә ярый. Паспортның гамәлдәге вакыты: 2018 елның 14 июне-15 июле.


Билетлар сатып алу турындагы мәгълүматны www.fifa.com/tickets сайтыннан алырга була.
Җанатар паспортларын бирү үзәкләренең адреслары һәм эш графигы белән биредә таныша аласыз: fan-id.ru.


FAN ID югалткан очракта, аны турнирны кабул итүче стадионда яки паспортларын бирү үзәкләрендә кабат ясатырга мөмкин.

Кремль яр буе урамындагы 5нче йортта да FIFA төп билет сату үзәге эшли башлады. Эш режимы: дүшәмбе-җомга көннәрендә 14.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә-якшәмбе көннәрендә 10.30 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр. Үзәк әлеге режимда 31 майга кадәр эшләячәк, аннан соң һәр көнне 10.00дән 19.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Җанатар паспортын алу үзәкләре Кремль яр буе, 9нчы йорт һәм Четаев урамы, 10нчы йортта да ачылачак. Вакытлыча үзәкләр Казан халыкара аэропортында (1, 1А, 2 терминал), уеннарга бер атна кала, «Казан-Арена» стадионы янында да эшләячәк.

***

Стадион

«Казан-Арена» стадионындагы матчларга керер алдыннан анда керү тәртипләре, стадионга алып керү тыела торган әйберләр исемлеге, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
Стадионга барганда, үзең белән билет һәм җанатар паспортын ал.
Стадионга иртәрәк кил (стадион территориясенә матч көнендә уен башланырга өч сәгать алдан керергә була, финалга – дүрт сәгать кала).
Тәмәкене махсус зоналарда гына тартырга ярый.

Ярамый

Утыргычларга басарга.
Нәрсә дә булса рекламаларга.
Йөзләрне капларга, битлекләр кияргә.
Кешеләрне, командаларны кимсетә торган, экстремистик характердагы баннер-плакатлар алып килергә.
Акча эшләү максатыннан, видеотрансляция алып барырга.
Исерек килеш килергә.
Корал, велосипед, самокат, 100 миллилитрдан зуррак күләмдә сыеклыклар, ашамлык һәм эчемлекләр, аэрозоль баллоннар, пиротехник, наркотик матдәләр, кайчы, пычак, җидедән артык төрдәге дару, пыяла контейнерлар яки шешәләр (ислемай һәм пудралар да шул категориягә керә), термос һәм флягалар, селфи-таяклар, штативлар, вувузелалар, зонтлар (җыйгач 25 сантиметрдан артканнары) алып керү тыела.
Тулы исемлек белән fifa.com сайтыннан таныша аласыз.

Белеп тор!

Кешене кимсетә торган баннер алып керү, пәрәмәчләр сату һәм башка тәртип бозулар өчен: 3-10 мең сум штраф/160 сәгать мәҗбүри эш/0,5-3 ел матчларга керүне тыю.
Исерек килеш керү: 500-1500 сум штраф/15 тәүлеккә ябып кую каралган.
Трибунада тәмәке тарту: 500-1500 сум штраф.
Сүгенү, чит кеше милкенә зыян китерү: 500-1000 сум штраф/15 тәүлеккә ябып кую.

***

Фан-зона

«Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарлары фестивале узачак. Шулай ук анда фан-зона булачак, матчларны трансляцияләү өчен 16х9 метрлы зур экраннар куелачак. Фан-фестка аена 1 миллион җанатар килер дип көтелә. Мәйданчык үз эченә берьюлы 25 мең кешене сыйдыра алачак. Фан-зона биш зонага бүленәчәк. Аларда сәхнә, иганәчеләр һәм партнерларның павильоннары, саклау камералары, ресторан, медиаүзәк, волонтерлар үзәге, куркынычсызлык пункты урнаштырылачак, арт-инсталляцияләр, футбол фристайлы буенча мастер-класслар үтәчәк.

Футбол фестивалендә куркынычсызлык өчен 800 полиция, 250 шәхси сак предприятиесе хезмәткәре җавап бирәчәк, шулай ук стюардлар, табиблар, янгын сүндерүчеләр эшләячәк.
Фан-зонага бару юлын, «Кәҗә бистәсе» метро станциясеннән «Казан» гаилә үзәгенә кадәрге араны киңәйтәләр һәм төзекләндерәләр.

Бондаренко урамы буйлап – Чистай һәм Сибгат Хәким урамнары арасында яңа юл төзелә.

Җанатарлар өчен җәяүлеләр маршрутлары булдырылачак. Әлеге маршрутлар үз эченә шәһәрнең тарихи-истәлекле урыннарын һәм футбол стадионнарын алачак. Маршрутларны кушымта рәвешендә гаджетларга урнаштырып була һәм алардан файдалану өчен интернет кирәкми. Рус һәм инглиз телендәге әлеге кушымталарны хәзер үк урнаштырып була. Дөнья беренчелеге башланыр алдыннан бу сервис испан, немец, француз, итальян һәм португал телләрендә дә булачак.

Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 90 мәдәни чара узачак. Мәдәни программада концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар бар, аларда иң яхшы профессиональ коллективлар һәм чакырылган солистлар катнашачак. Аерым алганда, футбол сөючеләрне 30 концерт программасы, 7 музыкаль фестиваль, 33 спектакль (Казан театрларында), 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша, 4 гомуммәдәни проект көтә.


***

Кубок Казанга 17 майда килә

Футбол буенча дөнья кубогы 17 майда Казанга киләчәк. Кубокның Россия шәһәрләре буенча туры 1 майда Владивостокта башлана. Футбол буенча дөнья кубогы туры 9 сентябрьдә Мәскәүнең «Лужники» Олимпия комплексында старт алды. Трофей Россиянең 24 шәһәрен урап чыкты. Футбол буенча дөнья кубогы 2018 елның гыйнварыннан май аена кадәр алты кыйтгадагы 50дән артык илдә булачак. 1 майда трофей яңадан Россиягә кайтып, аны тагын тугыз шәһәрдә күрсәтәчәкләр. Ул дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Мәскәүдә үз юлын төгәлләячәк.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading