16+

Казанга Хезмәт даны исемен бирү өчен 2 миллион 400 мең имза җыелган

Казанга Хезмәт даны шәһәре мактаулы исеме бирү турындагы башлангычка 2 миллион 400 мең кеше теләктәшлек белдергән. Шул исәптән, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев та.

Казанга Хезмәт даны исемен бирү өчен 2 миллион 400 мең имза җыелган

Казанга Хезмәт даны шәһәре мактаулы исеме бирү турындагы башлангычка 2 миллион 400 мең кеше теләктәшлек белдергән. Шул исәптән, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев та.

– Казан халкы һәм шәһәрнең предприятиеләре Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур хезмәт өлеше кертте. Бу хезмәт батырлыгы безнең хәтерләребездә мәңге сакланыр, – диде башкала мэры Илсур Метшин коронавируска каршы тору буенча шәһәр штабы утырышында.

Сугыш елларында Казанның фәнни һәм сәнәгать үзәкләренең берсе булганлыгы искәртелде.
– Җиңүгә тылда да нигез салынды. Шәһәрнең барлык предприятиеләре диярлек хәрби продукция чыгаруга көйләнде, – дип дәвам итте сүзен мэр Илсур Метшин. – Казан барлык героик совет халкы белән берлектә Бөек Ватан сугышында җиңү өчен тырышты. Шунлыктан, Казанга Хезмәт даны исемен бирү өчен 2 миллион 400 мең имза җыелуы табигый хәл. Гаризага казанлылар, шәһәрнең ветераннар иҗтимагый оешмалары, предприятиеләре генә түгел, Татарстан халкы, Мәскәүнең иҗтимагый оешмалары, Россиянең һәм чит илләрнең татар мәдәни үзәкләре дә теләктәшлек күрсәтте. 

Мэр Илсур Метшин моның өчен һәркемгә рәхмәт сүзләрен ирештерде. “Якын арада, Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Казан файдасына карар кабул ителер дип өметләнәбез”, – диде шәһәр башлыгы.

Казан шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин таныштырганча, предприятиеләрдән һәм заводлардан теләктәшлек мөрәҗәгатьләре Казан муниципаль берәмлеге, шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына да юлланган.

Казанга мактаулы исем бирүне “Татарстан Геройлары” иҗтимагый оешмасы да сораган. Аларның гаризасына Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов, Россия Федерациясе Герое Газинур Хәйруллин, Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков, Россия Федерациясе Хезмәт Герое, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев кул куйган.

– Татарстан Республикасы Президенты һәм Дәүләт Советы үтенеченә барлык кирәкле документлар һәм мөрәҗәгатьләр дә теркәлеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин адресына җибәреллде, - диде Евгений Варакин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading