16+

Казанга Төркиядән 143 кеше кайтты

Төркиядән кайтучыларны ике атнага "Васильевский" шифаханәсенә урнаштыралар. Якын араларда Һиндстаннан - Гоадан да самолет кайтуы көтелә.

Казанга Төркиядән 143 кеше кайтты

Төркиядән кайтучыларны ике атнага "Васильевский" шифаханәсенә урнаштыралар. Якын араларда Һиндстаннан - Гоадан да самолет кайтуы көтелә.

"Казан" аэропортына чит илдән чираттагы пассажирлар кайтып төште. Анталия - Казан маршруты буенча кайткан самолетта 143 кеше булган. Шуларның 71се - Татарстан кешеләр, калганнары Россиянең башка төбәкләреннән. Пассажирларны Роспотребнадзор хезмәткәрләре тикшергәч, аларны Васильевский шифаханәсенә урнаштыралар. Ике атна дәвамында алар биредә карантинда булачак.

Бүген шулай ук Гоадан да пассажирлар кайтуы көтелә.

Шушы көннәрдә генә Казанга Таиландтан да бер төркем туристлар кайткан иде. Алар "Ливадия" шифаханәсенә урнаштырылды. Рәсми хәбәрләргә караганда, хәлләре әйбәт, температуралары юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading