16+

Казанлылар халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын күрәчәк

13-15 сентябрьдә Татарстанда «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» уза, дип яза Казан мэриясе матбугат үзәге.

Казанлылар халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы фильмнарын күрәчәк

13-15 сентябрьдә Татарстанда «Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» уза, дип яза Казан мэриясе матбугат үзәге.

Быел тамашачылар узган кинофестивальнең иң яхшы фильмнарын күрә алачак. Ул республика шәһәрләре һәм районнарының муниципаль кинозалларында күрсәтеләчәк. Казанда фильмнар «Мир» кинотеатрында тәкъдим ителә.
Программага 2019 елгы Казан кинофестивалендә катнашкан 16 фильм кергән. Болар – Россия, Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Кения, Эстония, Хорватия, Литва, шулай ук Татарстан фильмнары.
Тамашачылар «Кырмысказки» һәм «Семь жемчужин» (Сергей Киатров, Татарстан), «Теснина» (Мухиддин Музаффар, Таҗикстан), «Тренинг личностного роста» (Фәрхәт Шәрипов, Казахстан), «Остазбикә» (Ринат Кәримов-Сайга, Татарстан), «Мунабия» (Таалайбек Кулмендеев, Кыргызстан) һ.б. фильмнарны карый алачак, дип хәбәр итә «Татаркино» матбугат хезмәте.
«Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайтавазы» фильмнарының тулы исемлеген «Татаркино» һәм Казан кинофестиваленең рәсми сайтларында урнаштырылган. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading