Татарстан башкаласының «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп Чыршы яныннан кичә дүртенче гуманитар ярдәм автоколоннасы Лисичанск шәһәренә кузгалды.
Автоколоннаны озатырга Казан мэры Илсур Метшин белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров та килгән иде. Гуманитар ярдәм йөкләренең Чыршы мәйданыннан кузгалуы очраклы гына түгел.
— Ноябрьдән башлап, битараф булмаган меңнәрчә казанлылар һәм Казан эшкуарлары 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйды. Ярдәмнең монысы Лисичанск халкына Казаннан Яңа ел күчтәнәче. Төзелеш чималларыннан, көнкүреш химиясеннән, ашамлыклардан тыш, балалар өчен Яңа ел бүләкләре дә бар. Алар тормыш авырлыкларын өлкәннәр белән бердәй кичерәләр. Яңа ел-һәркем өчен бәйрәм. Йөк машинасының берсенә, мәсәлән, Лисичанск халкы өчен 12 тонна мандарин төялде, диде Илсур Метшин.
Фотолар: https://kzn.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар