16+

Казанның «оча торган тәлинкә»се танымаслык булып үзгәргән (ФОТОЛАР)

Казан циркы күпләр өчен балачак хатирәсе булып истә калгандыр. Кремль итәгендә утыручы әлеге тәлинкә кырыеннан узып киткәндә клоуннарны, манеж өстендә очып йөрүче гимнастларны, биегән аюларны искә төшереп ирексездән елмаеп куясың. Бүген исә биредә тарихи мизгел!

Ремонттан соң яңартылган циркның беренче тамашасы куелды.

Тамашачыга гына түгел, артистлар өчен дә бер еллык тәнәфестән соң тансык тамаша бу! Бәйрәмгә бөтен республика буенча җыелган 1500 күп балалы гаилә чакырулы. Казан циркын котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.    
- Капиталь ремонт тәмамланганнан соң Казан циркының беренче тамашачысы нәкъ менә күп балалы үрнәк гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - теләсә кайсы илнең нигезе. Шуңа да безнең өчен сезне бу циркта кабул итү зур дәрәҗә. Бүген без горурланып Казан циркы бөтен заман таләпләренә туры килә дип әйтә алабыз, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов циркның проектын ясаучыларга, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм цирк коллективына республикада цирк сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен рәхмәт хаты тапшырды. Ул ремонт эшләре өчен миллиардлаган акча китте, диде.

Сүз уңаеннан, Казан циркының НЛО тәлинкәсе формасында ясалган әлеге бинасы 1967 елда гына төзелгән булса да, бездә циркның тарихы зур. Башкалада беренче күчмә цирк 1890 елларда бертуган Никитиннар тарафыннан ачыла. Алар Казанда агачтан беренче цирк төзи дә инде. Бу циркның ачылышында хәтта Федор Шаляпин да булган. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading