Шәһри Казан

Казанның 1969 елгы хыялы тормышка аша

Казанның Булатов урамы белән Борисково урамы кисешкән урында юл-транспорт чишелеше төзелеше башланды. Бу турыда «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр ителде.

– Юл төзелешләрендә хәзер «ике фронтта» эш алып бара алабыз. Төзекләндерүләр белән беррәттән, Казанның Зур боҗра юлы кысаларында яңа участокта юл төзелеше бара. Тоташ боҗра юл мәсьәләсендә элек тә хыялланганнар. Боҗра юл төзү әле 1969 елда ук Казанның Генераль планына кертелгән булган. Җиңү проспектын Идел елгасы буендагы сәнәгать зонасына тоташтырсак, без шәһәрдә бөтенләй башка транспорт халәтенә ирешәчәкбез, – диде үзенең кереш сүзендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин.

Булатов урамы белән Борисково урамы киселешендә хәзер җир эшләре башкарыла, инженерлык челтәрләре күчерелә. Төзүчеләр шуннан соң күпер салырга керешәчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев докладында әйтелгәнчә, Казанда быел юл төзү-төзекләндерүгә 6 миллиард 310 миллион сум акча билгеләнгән. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты ярдәмендә 67 урам юлы һәм 18 тротуар төзекләндерелә.

Реклама

Башкалада ишегалларын төзекләндерү программасы гамәлгә ашырыла. Быелгы планга 290 ишегалды алынган, 140 участокта эш инде тәмамланган.
– Бакчачылык ширкәтләренә илтә торган юллар яңартыла. Быел өч юлга асфальт түшәлә, алар 14 бакчачылык ширкәтенә илтә. Хәзер Идел буе районындагы «Волга», «Победа», «Залив» һәм «Поиск» бакчачылык ширкәтләренә юл сузу эшләре үткәрелә, – диде Игорь Куляжев.

Шәһәр урамнары юлларына юл билгеләре төшерү дә шактый чыгымлы эш, аңа 250 миллион сум каралган. Юл билгеләре төшерү эшләре 96 процентка башкарылган. Урам чатларындагы җәяүлеләр кичүләрендә асфальт өслегендә «Игътибар!» дигән язулар да күренде бу җәйдә.

– Казанда соңгы ике елда юл төзү һәм төзекләндерү буенча гаять тә колачлы эшләр башкарылды. Татарстан Президентына һәм республика хөкүмәтенә рәхмәт! – дип, фикерләре белән уртаклашты Денис Калинкин. – Без инде хәзер юл чокыр­ларын гына ямап, тәңкәләрне километрларга сузылган юлларның чокырларына гына ташлап йөрмибез, ә юлларны капиталь рәвештә яңартабыз, тротуарлар ясыйбыз, утлар куябыз.

WorldSkills эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионатының файдасын да искәртеп узды Денис Калинкин. Чемпионат маршрутында 2 миллиард 650 миллион сумга мәгариф учреждениеләренә илтә торган юллар яңартыла.

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: