16+

Казанның җан ял итә торган урыны кайда ул?

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артындагы парк күзгә артык ташланып тормаса да, монда ял итәргә килүчеләр шактый.

Казанның җан ял итә торган урыны кайда ул?

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артындагы парк күзгә артык ташланып тормаса да, монда ял итәргә килүчеләр шактый.

Узып барышлый кереп ял итү, очрашу өчен әйбәт урын санала ул. Төзекләндерелгәннән соң, парк тагын да матурланып, яшелләнеп киткән. Чәчәкләрне чүлмәкләре белән матур итеп тезеп чыкканнар, паркта төрле агачлар күзне иркәли, утырып ял итәр өчен эскәмияләр куелган ике-өч мәйданчык бар.

Паркка кергәндә үк, Тукай сурәте төшерелгән элмә такта тора. Анда шагыйрьнең әсәреннән өзекне ике телдә биргәннәр: «...Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул, Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул...»
Оныгының самокатта йөргәнен күзәтеп утырган Фәйрүзә әби белән сөйләшеп киттек.
– Мин филармониядән ерак торам, туганыма кунакка барганда, шушы парк тирәсендәге тукталышта башка транспортка күчеп утырырга кирәк. Шул арада һава торышы матур булса, гел паркны урап чыгам. Бу юлы оныгым белән булгач, озаграк утырдым әле. Бик матур бит монда, җан ял итә торган урын, – ди Фәйрүзә әби.


Аңа икенче бер апа да кушыла.
– Ярый аз булса да төзекләндерделәр инде, алайса бөтенләй онытканнар иде бу паркны, әле моннан өч еллар элек парктагы балалар өчен мәйданчыкта гадәттәш тыш хәл булган иде. Җиде яшьлек бер малай, башын тимер корылма эченә тыгып, кысылып калган иде. Чак коткардылар аны. Махсус коткаручыларны да чакырттылар хәтта, – дип искә алды апа.
Кечкенә балалар өчен паркта бер мәйданчык бар. Башка парклар белән чагыштырганда анда уен корылмалары бик күп дип әйтеп булмый, шулай да берничә таган, таудан шуып төшү җайланмасы урнаштырылган.
Әлеге паркта берничә ел элек Татарстанның халык артистлары, виртуоз музыкантлар хөрмәтенә аларның исемнәре белән агачлар утыртканнар иде. Шул рәвешле республиканың халык артистлары Фәрит Хатыйпов, Рамил Курамшин, Рабига Сибгатуллина, филармониядә җырчы, ветеран Булат Балтанов агачлары барлыкка килде. Әлеге традиция биредә ел саен дәвам итә. Хәзер паркта Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемендәге агачлар да утыр­тылды. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, 2016 елда зәңгәр чыршы утырт­­­кан булганнар.
Паркны төзекләндерү турында сүз чыккач, танылган музыкантларга бюстлар кую идеясе дә булган. Ләкин әлегә биредә әллә ни зур үзгәрешләр күзәтелми, күрәсең, финанс мөмкинлекләре юктыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading