16+

Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге.

Казанның Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелеше башланды

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында «Тәүфикъ» мәчете төзелә башлады, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте матбугат үзәге.

Төзелеш эшләрен башлап җибәргәнче, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Зарипов, “Тәүфикъ” мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт Әюпов һәм әлеге мәчетне төзү башында торган, Казанның 12 нче шәһәр хастаханәсенең элекке башлыгы Тәүфикъ Сафин эшләрнең уң булуын сорап дога кылды.

Кәлам Шәриф аятьләре һәм догалар укылганнан соң, махсус техника ярдәмендә төзүчеләр төзеләчәк мәчет фундаменты өчен чокыр казый башлады.

Бинаның гомуми мәйданы 263 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Ике катлы мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар гыйбадәт заллары, дәресләр алып бару өчен ике бүлмә, шулай ук тәһарәтханә урын алачак. Мәчет төзелеше 2022 елда тәмамланыр дип көтелә.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Кем дә кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә, Раббыбыз шул кешегә җәннәттә йорт төзер». Әгәр сезнең бу изге эштә катнашасыгыз килсә, түбәндәге сылтама белән керегез, анда реквизитлар күрсәтелгән:
http://dumrt.ru/news/news_24079.html

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading