Шәһри Казан

Казанның елга порты янында яңа яр буе барлыкка киләчәк

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның Порт урамы буенча территорияне комплекслы үстерү проектын тәкъдир иттеләр. Проектны шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Трансформация 287 га мәйданга кагылачак, анда хәзерге вакытта искергән җитештерүләр, складлар, ташландык ярдәмче биналар һәм гараж кооперативлары урнашкан.

Татарстан Президенты Казан елга порты янындагы территорияне комплекслы үстерү проекты белән танышты

Биредә 1,5 млн. кв. метр торак һәм 1,3 млн. кв. метр административ һәм коммерция биналары барлыкка киләчәк. Яшелләндерелгән һәм төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләрнең мәйданы проектлана торган территориянең 25%ын биләячәк һәм 72 га тәшкил итәчәк.

Әлеге проектны тормышка ашыру барышында шәһәрдә күп чакрымлы яр буе барлыкка киләчәк, ә яр буе линиясе периметры буенча булган объектлар музей, кафе һәм башка иҗтимагый функцияләр өчен җиһазландырылачак. Шулай ук Казан үзәге белән җәяүле элемтә булдырылачак һәм кече судноларны кую мөмкинлеге дә тәэмин ителәчәк.

Реклама

71,2 га мәйданлы беренче чират территориясен планлаштыру проекты 337 мең кв. метр торак, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 1380 урынга исәпләнгән сигез балалар бакчасы, 1,3 км озынлыктагы яр буе һәм сквер төзүне күздә тота.

Порт урамындагы территорияне комплекслы яңарту концепциясен Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина 2020 елның августында тәкъдим иткщн иде. 2020 елның декабрендә Россия Президенты Владимир Путин территорияне комплекслы үстерү турындагы законга кул куйды, ул бюджеттан тыш чыганаклардан һәм депрессив территорияләрне модернизацияләүдән тыш, шәһәр төзелешен яңарту программаларын гамәлгә ашыруны да күздә тота.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: