16+

Казанның Губкин урамында яшәүчеләр: «Йорт урынына парк кирәк»

«Безнең йортларыбыз каршында төзелеш башларга телиләр. Болай да ишегалдыбыз, балаларга уйнарга мәйданчык, яшел зоналар юк бу тирәдә. Төзелеш урынында ял итү өчен сквер булыр дип уйлаган идек. Тик булган агачларны да кисеп бетерделәр, төзелеш буласы урынны таш койма белән әйләндереп алдылар. Бу гаделсез көрәштә безгә ярдәм итсәгез иде», – дип мөрәҗәгать итте Казанның Губкин урамы, 40а, 30а йортында яшәүчеләр. Хат эзеннән төзелеш урынына юл тоттык.

Казанның Губкин урамында яшәүчеләр: «Йорт урынына парк кирәк»

«Безнең йортларыбыз каршында төзелеш башларга телиләр. Болай да ишегалдыбыз, балаларга уйнарга мәйданчык, яшел зоналар юк бу тирәдә. Төзелеш урынында ял итү өчен сквер булыр дип уйлаган идек. Тик булган агачларны да кисеп бетерделәр, төзелеш буласы урынны таш койма белән әйләндереп алдылар. Бу гаделсез көрәштә безгә ярдәм итсәгез иде», – дип мөрәҗәгать итте Казанның Губкин урамы, 40а, 30а йортында яшәүчеләр. Хат эзеннән төзелеш урынына юл тоттык.

Хәзер койма белән уратып алынган урында элек дүрт фатирлы йортлар булган. Бу кишәрлек Хәрби шәһәрчек карамагында булып исәпләнгән. ул йортларның хәтта адреслары да үзенчәлекле, йорт номерларына «в.г.» хәрефләре өстәлгән, ягъни «военный городок» дигәнне аңлата.

Әлеге йортларны 1997 елда Казан шәһәре карамагына күчергәннәр. Соңрак, авария хәлендә дип табып, тузган торак программасына керткәннәр. Былтыр бу йортларны җир белән тигезли башлаганнар. Кешеләрне башка торакларга күчергәннәр. Өч йортны сүткәннәр, ә берсе әле дә тора, чөнки монда яшәүчеләр күченергә теләми, ди. Кызганыч, ул йортта яшәүчеләрнең үзләрен күреп сөйләшә алмадык. Өйдә юк иделәр. Аларның ни өчен йортларыннан күченмәвен күршеләре аңлатып бирде. Бу йортлар иске булса да, анда яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган икән, өйгә газ, су кергән, җылылык бар. Өстәвенә йортларның территорияләре бик зур. Кешеләр ишегалларына мунчалар, гаражлар салганнар. Кыскасы, Губкин урамындагы күп катлы йортлар арасында авыл тормышы белән яшәүче дүрт гаилә утырып калган. Алар алмашка тәкъдим ителгән фатирның квадрат метрларын азсыналар дип тә ишеттек, хәзер бу мәсьәләдә суд эшләре бара икән.

40а йортында яшәүче, үзе дә дүрт ел буе йортның торак милекчеләре рәисе булып торган Вәсилә Гыйматдинова, төзелеш эшләре башланса, торакларына зыян килер, дип борчыла. Чөнки 2007 елда янәшәдәге Зур Урам урамында төзелеш эшләре башлангач, аларның фундаментлары какшаган, йорт стеналары чатнаган. Ул чакта йортны төзетүче подрядчы оешма гарантия буенча ремонт ясаган, ә хәзер ул-бу була калса, торак милекчеләре төзекләндерү эшләрен үз көчләре белән башкарырга тиеш була.

– Йортларны сүтә башлагач, баштарак сөенгән идек, – ди Вәсилә Гыйматдинова.
Барысы да яшел парк, сквер барлыкка килер дип уйлаган. Монда яшәүчеләр өчен ял итү урыннары булмау, чынлап та, зур проблема. килгәч, без дә аптырап йөрдек. Ни ишегалдыннан үтеп булмый, бөтен җирдә автомобиль. Янгын сүндерү машинасын, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыртсаң да бер проблема. Машина куярга урын юк, җитмәсә урамнар бик тыгыз, адым саен яңа йортлар, кибетләр... Балалар уйный торган урынны да мәйданчык димәсәң, хәтере калыр. Кайберләрендә бер таганнан башка берни юк. Бу тирәдә яшәүчеләр өчен иң якын ял итү урыны – Совет мәйданындагы фонтанлы парк.
Әле былтыр гына Губкин урамындагы 40а йорты каршында каеннар үсеп утырган урманчык булган.
– 2005 елда йортка күченеп килдем. Ишегалдына чыксам, саф һава, сандугачлар сайрый иде шул каенлыкта. Төзелеш сәбәпле, 30лап каенны, куакларны кисеп аттылар. Губкин урамы, 28а йортында яшәүче Рәшидә ханым белән Сәимә абыстай таяклары белән кизәнеп чыкмаса, соңгы каеннарыбызны да юк итәчәкләр иде, – дип зарын сөйләде Вәсилә апа.
Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, 2012 елда халык тыңлаулары вакытында бу урында чынлап та сквер ясау идеясе булган, әмма проектны кабул итмәгәннәр, күрәсең.

Булачак төзелеш тирәсендә яшәүчеләр – 400дән артык кеше – башта аерым-аерым, хәзер инде берләшеп, төрле инстанцияләргә хатлар юллаганнар. Йөзләгән мөрәҗәгатьләренә бер төрле эчтәлектәге шаблон җаваплар килсә дә, өмет өзми алар. Зарларын Дәүләт Советы депутатларына җиткерергә телиләр. Халык таш койма белән уратып алынган урында яшел сквер булдыруны таләп итә. «Бу паркны Президентыбыз хөрмәтенә Рөстәм Миңнеханов исеме белән атар идек, агачларын, чәчәкләрен дә үзебез утыртып, карап торыр идек», – диләр.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүмат буенча, шәһәр башкарма комитеты карары белән (2014 елның 29, 30 сентябреннән гамәлдә) кадастр номерлары булган җир кишәрлекләре күп катлы йортлар өчен каралган. Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре нигезендә, Казан шәһәрен төзекләндерү уставының II бүлеге буенча әлеге җир кишәрлекләре Ж-4 күп катлы торак төзелеше зонасында урнашкан.

Бу урын капиталь төзелеш алып барырга рөхсәт ителгән кишәрлекләр исемлегенә кергән. Бердәм дәүләт күчемсез милек хокукларын теркәү реестрыннан алынган мәгълүмат буенча, әлеге кишәрлекләр «Ак Таш Инвест» җәмгыяте милке булып санала. Бу урында төзеләчәк объектның эскиз эшләнмәләре, тәкъдимнәр Казанның башкарма комитетына килмәгән, шулай ук төзелеш урыннары һәм җирдән файдалану комиссиясенә дә мөрәҗәгатьләр булмаган. Казан шәһәренең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе тарафыннан бу территориядә сквер булдыру да каралмаган.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading