16+

Казанның иң матур кызы: "Әнинең елаганын күргәч, күңелем тулды"

“Мисс Татарстан – 2022” бәйгесендә 18 яшьлек Түбән Кама кызы Анна Атаманова җиңү яулады. Ул узган ел да үзен бәйгедә сынап караган булган, әмма бәхет аңа быел елмайды. 

Казанның иң матур кызы: "Әнинең елаганын күргәч, күңелем тулды"

“Мисс Татарстан – 2022” бәйгесендә 18 яшьлек Түбән Кама кызы Анна Атаманова җиңү яулады. Ул узган ел да үзен бәйгедә сынап караган булган, әмма бәхет аңа быел елмайды. 

“Быел бәйгегә ныклап әзерләнеп килдем. Әнием һәрвакыт янымда булды, ярдәм итеп торды. Әтием энем белән Түбән Камада калды. Аның Казанга килмәве яхшырак та булды, чөнки әти - нечкә күңелле кеше, бик нык борчылыр иде”, - ди Аня.

Режиссер, актер, алып баручы Михаил Волконадский сүзләренчә, финалда барлыгы 30 кыз катнашкан. Тагын ике кыз запаста булган. “Бәйге өч этаптан торды: таныштыру, купальниктан йөрү һәм интеллектуаль этап. Кызлар барлык сынауларны да уңышлы үтте. Быел да бәйгедә иң матур кызлар катнашты. Минемчә, бәйге нәтиҗәләре гадел булды”, - ди ул.

18 яшьлек Казан кызы Ралинә Әхмәдуллина “Мисс Казан – 2022” исеменә лаек булган. “Җиңүче икәнемне белгәннән соң, күзем залда утырган әнигә төште. Әнинең күзенә яшь тулган иде. Еламыйча чак түздем, чөнки елый башласам, тиз генә туктый алмас идем. Бу – әни белән икебезнең уртак җиңүе. Мин аңа барысы өчен дә мең рәхмәтле”, - ди Ралинә. Ралинәнең әти-әнисе күптән аерылышкан. Шуңа да карамастан, ул әтисе белән аралашып яши. Кызы “Мисс Казан” исеменә ия булгач та, әтисе Ралинәне шалтыратып котлаган.

Анна белән Ралинәгә берсеннән берсе кыйммәтле бүләкләр биргәннәр: тун, алтын сәгать, муенса, фитнеска абонемент, чит илгә юллама, матурлык салонына сертификат, спорт костюмы һәм башка бүләкләр. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading