16+

Казанның хатын-кызлары Рәис абзыйга мөкиббән

“Казан” агросәнәгать паркында бу шимбәдә Кукмара белән  Арча районнары агропредприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклары сәүдә гөрләтте. Ашытбаш авылыннан Рәис абзый Шәкүров бер өстәленә үзләренең бакчаларында үстергән яшелчәләрне, ә икенче өстәлгә Табигать анабыз күчтәнәчләрен өеп куйган. 

- Казанның бөтен чибәркәйләрен үз яныгызга җыйган сез, - дип, шаяртып сүз каттым.
- Кызлар каратыр чаклар узды инде, туган. Авыл яшелчәләренә, ә бигрәк тә, зәңгәр мәтрүшкәләргә һәм дару үләннәренә мөкиббән шәһәр хатыннары. Мәтрүшкәләр, төрле үләннәр салып чәй эчүләре тәнгә сихәт бит. Җәй дәвамында урман-болыннарда дару үләннәре шактый җыелган иде, ярминкәгә алып килдем үләннәрне - Казан халкына да шифасы булсын, - ди Рәис ага Шәкүров.

Тагын бер мәйданны Ташкичү авыл җирлегенә караган авыллар хезмәтчәннәре биләгән иде.
- Безнең җирлек 10 авылн ы берләштерә, 3 агрохуҗалык эшли. Ярминкәләрдә ел саен теләп катнашабыз. Агрохуҗалыклар, фермерлар,мәктәпләр, шәхси хуҗалыклар үзләрендә җитештергән авыл продукциясен тәкъдим итә. Сөтнең литрын 30 сумнан, йомырканың дистәсен 100 сумнан сатабыз, сәгатьләр эчендә алып бетерәләр, - дип, күңеле булып сөйләде Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин.

Казанда 24 апрельдә колачлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлана. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз: агросәнәгать тармагы уңганнары үзебезнең республика туфрагында үстерелгән һәм җитештерелгән продукцияне арзанрак бәяләрдән алып калырга тырышыгыз.

Сүз уңаеннан, бүген биредә ярминкә гөрләгән вакытта "Шәһри Казан" газетасын сатып алырга да мөмкин иде. Агропаркка киләсез икән, "Шәһри Казан"сыз китмәгез!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading