16+

Казанның яшь армиячеләре йортлы булды

Билгеле булганча, Татарстан башкаласында 159 отрядта 4500 бала шөгыльләнә.

Казанның яшь армиячеләре йортлы булды

Билгеле булганча, Татарстан башкаласында 159 отрядта 4500 бала шөгыльләнә.

"Бишкә бишне кушарга, иҗектән сүз ясарга, өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”, дип җырлый идек. Хәзерге мәктәпләрдә Ватанны сакларга, якларга, төрле вакыйгаларга һәрвакыт әзер булырга да өйрәтәләр. Мисал өчен кадет мәктәпләрендә. Өстәвенә, хәзер яшь армиячеләрнең  үз йорты булды. Ул Казан шәһәрендәге Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сарае базасында урнашкан. 

Билгеле булганча, Татарстан башкаласында 159 отрядта 4500 бала шөгыльләнә.Аларның саны елдан-ел арта бара. 
Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин фикеренчә, чын Ватанны саклаучы булыр өчен яхшы укырга да, физик әзерлек белән шөгыльләнергә дә, барлык яктан да үрнәк булырга тиеш. Бу йорт исә яшь кадетларга максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. 

“Юнармия” Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге җитәкчесе Александр Бородин да бу сүзләрне хуплап, әлеге йортка йөрүчеләр хәрбия тәрбия, ватанпәрвәрлек эшләре белән шөгыльләнәчәген, илебезнең тарихын, дәүләтебезнең тарихын өйрәнәчәк. 

-”Юнармия йорты”н булдыруның максаты — без үз илебезне, республикабызны белергә, хәрби көчләребезнең традицияләрен өйрәнүдән гыйбарәт. Шул рәвешле балаларны хәрби училищега укырга кертү, - дип билгеләп үтте. 

Сүз уңаеннан, быел Казанда 84 бала хәрби училищега укырга кергән.  Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: “Юнармия” составында булучылар өчен хәрби юлын сайлаган абитуриентлар өчен укырга кергәндә өстәмә 3 балл бирелгән. Әгәр дә аларның спорт өлкәсендә дә дәрәҗәләре бар икәзн, тагын 3 балл каралган. 

-Бу йортта безнең яшь армиячеләребез чиратлап шөгыльләнәчәк. Алар өчен махсус сыйныфлар җиһазландырылачак. Инде бер класс булдырылган. Казанда мондый йорт ачылу белән мин бик горурланам, - дип сүзен тәмамлады Александр Бородин. 

“Йорт ул — һәрвакыт гаилә. Яшь армиячеләр гайләсе һәрвакыт ныгысын, үссен!”,- дигән теләкләрен ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина да җиткерде. 

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльмира Тәхәвиева да яшь армияче булу дәрәҗә икәнен ассызыклады. 
-Яшь армияче булу — ул зур дәрәҗә, чөнки биредә безне Ватанны, гаиләбезне, якыннарыбызны яратырга, якларга өйрәтәләр. “Юнармия” йортын ачу безнең шәһәр өчен зур вакыйга. Бу сезнең үсешегез өчен тагын бер мәйдан, - дип котлау сүзләрен җиткерде Эльмира Фәндүс кызы һәм кадетларны намусларын сакларга өндәде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading