16+

Казансу елгасы буйлары тагын да матурланачак

Татарстан башкаласында 18-20 октябрьләрдә World Urban Parks-2019 халыкара конгресс булды. Аның эшендә дөньяның барлык илләреннән дә диярлек 1 меңнән артык белгеч катнашты.

Казансу елгасы буйлары тагын да матурланачак

Татарстан башкаласында 18-20 октябрьләрдә World Urban Parks-2019 халыкара конгресс булды. Аның эшендә дөньяның барлык илләреннән дә диярлек 1 меңнән артык белгеч катнашты.

– Республикада 2015 елдан паркларны һәм скверларны төзекләндерү буенча программа гамәлгә ашырабыз. Россиянең Төзелеш министрлыгы ярдәмендә шушындый зур форум үткәрелә. Сингапурдан, Лондоннан килделәр. Паркларны төзекләндерүдә Ага Хан премиясен алуга ирештек. Бу конгресс – өйрәнү мәктәбе. Без дә Татарстанның тәҗрибәсе белән уртаклашуга шат, – дип әйтеп үтте үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Россия төзелеш министры урынбасары Дмитрий Волков сүзләренчә, җәмәгать мохитен төзү-төзекләндерү буенча илкүләм программа проектын әзерләгәндә, Татарстан тәҗрибәсе үрнәк – нигез итеп алынган.
– Ил буенча 7700 парк һәм сквер яңартылды. Төзекләндерү барышында чит илләрнең дә уңай мисаллары кулланыла, – диде Дмитрий Волков.
Канададан килгән Гил Пеньялоса сүзләренә караганда, дөньяда 2050 елга шәһәрләрдәге халык саны 7 миллиардка җитәчәк.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның: «Парклар – халык өчен», – дигән сүзе ошады миңа. Татарстанда паркларны төзекләндереп, матур эш башкарасыз. Казан, гомумән, паркларны яңа дәрәҗәгә күтәрде, – диде Гил Пеньялоса.

Мэри Боуман (Лондон), Киат Ви Тан (Сингапур) паркларны төзекләндерүдә халыкара тәҗрибәгә таянуның әһәмиятен әйттеләр. Доктор Киат Ви Тан сөйләвенчә, Сингапурда парклар төзегәндә, төрле милләтләргә хас мәдәни үзенчәлекләр исәпкә алына икән.
Казахстаннан иң зур делегация килгән иде. Казахстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Скляр чыгышында әйтелгәнчә, аларда да яшелләндерүгә һәм паркларны төзекләндерүгә нык игътибар бирелә. Нурсолтан шәһәре тирәли 80 мең гектарда урман утыртырга керешкәннәр. Татарстан белән Казахстан арасында паркларны төзекләндерү буенча үзара хезмәттәшлек килешүе кабул ителде конгресста.
– Тугандаш Казахстан белән хезмәттәшлеккә без һәрвакыт әзер, – диде бу уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук конгресста World Urban Park халыкара ассоциациясенең Евроазия бүлекчәсе оештыру турында карар кабул ителде. Аның штаб-квартирасы Казанда булачак.
Татарстанда 2015 елдан бирле 328 парк, сквер һәм яр буйлары тәртипкә китерелде. Эшчәнлек дәвам итә. Зур проектлардан Әлмәт шәһәрендә сусаклагыч буйлары төзекләндереләчәк.

Казанда Казансу елгасы яр буйларын төзекләндерү проекты белән башкала мэры Илсур Метшин һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова таныштырды.

– Казансу буйларын төзекләндерүгә Татарстан Президенты этәргеч бирде, – диде мэр Илсур Метшин. – Казансу, элеккеге агым юлын да кертеп, Зәңгәр күлгә кадәр 22 чакрым озынлыкта төзекләндереләчәк.
– Казансу буенда 12 яңа парк барлыкка китерелә, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен 54 чакрым юл сузыла. Казансуның 20 урынында суга чыгу мәйданчыклары һәм эко-парковка ясала. Тарихи һәм табигый әһәмияткә ия урыннарга зыян китерелми, алар саклана, – дип өстәде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Форсаттан файдаланып: «Казан Кремленең көнбатыш тарафында заманында чишмә аккан. Чишмә-фонтан ясалса, тарихи яктан да, туристлык ягыннан да бик әһәмиятле корылма булыр иде ул», – дидем.
– Төзекләндерү барышында төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең, казанлыларның фикерләре, әлбәттә, исәпкә алыначак, – дип җавап кайтарды мэр Илсур Метшин.
Казансу буйларын төзекләндерүгә кагылышлы фикер-тәкъдимнәрне kazanka.tatar сайтына җибәрер­гә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading