16+

Казансу яңа сауган сөт кебек җылы

17 һәм 18 июнь көннәрендә Казанда триатлон буенча Россия чемпионаты һәм Ironstar Timerman Cup фестивале оештырыла.

Казансу яңа сауган сөт кебек җылы

17 һәм 18 июнь көннәрендә Казанда триатлон буенча Россия чемпионаты һәм Ironstar Timerman Cup фестивале оештырыла.

Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев әлеге ярышларны зур спорт бәйрәме дип атый. 
Ярышларда катнашучылар «ярымтимер» һәм Олимпия дистанцияләрен узачак. Ул үз эченә йөзүне, велоузыш һәм йөгерүне ала. Йөзү ярышлары Казансу елгасында, ә велоузыш башкаланың үзәк урамнары буенча үтәр дип көтелә. Соңыннан катнашучылар Кремль яр буе буйлап йөгерәчәк. 
Раил Садриев сүзләренчә, Казандагы ярышлар дистанция үтәчәк урыннарның матурлыгы, истә калырлык объектлары белән аерылып торачак. 
– Казан триатлон буенча уртача дистанциядәге Россия чемпионатын беренче тапкыр кабул итә. Безгә килгән спортчылар Казансу ярын да, Кремльне дә, “Миллениум” күперен дә күрә алачак. Күп әйбер һава торышына да бәйле. Ярышларда катнашучылар трассалардан да, шәһәребез һәм кунакчыллыгыбыздан да канәгать булып калырлар дип ышанабыз, – диде ул матбугат очрашуында.  
Россия триатлон федерациясе вице-президенты Олеся Заволокина хәбәр иткәнчә, ярышларның гомуми призы – 320 мең. Ярышларда катнашырга 1,5 мең кеше теләк белдергән. Алар илнең 155 шәһәреннән, 56 төбәгеннән киләчәк. Чит илләрдән дә килүчеләр барю
– Урта дистанциядә бик көчле спортчылар катнашачак. Лаеклылар җиңәр дип өметләнәм, – диде ул. 
Ironstar генераль директоры Андрей Кавун Казанга алтынчы тапкыр килгән. 
– Без Казанны триатлонның энҗесе дип атыйбыз. Ул үзенең матурлыгы белән аерылып тора. Казансу елгасы спортчыларга да ошар дип уйлыйм. Суның температурасы 20 градус. Без быел ярышларны май аенда Анападан башладык. Анда су 15 градус җылы иде. Ә Казансу яңа сауган сөт кебек җылы, – диде спикер. 
Вставка 
Ярышлар 113 км (1,93 км – йөзү, 90 км – велоузыш, 21,1 км – йөгерү) һәм Olympic (1,5 км – йөзү, 40 км – велоузыш, 10 км – йөгерү) дистанцияләрендә уза.

Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading