16+

Казансу ярында – “Җанатарлар фестивале”

Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты була. Казан 14 июньнән 15 июльгә кадәр аерым матчларны кабул итәчәк. Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, без хыялларда да гына күзаллаган данлыклы командаларның уенын якыннан карау бәхетенә ия булачакбыз.

Казансу ярында – “Җанатарлар фестивале”

Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты була. Казан 14 июньнән 15 июльгә кадәр аерым матчларны кабул итәчәк. Казан мэры Илсур Метшин әйткәнчә, без хыялларда да гына күзаллаган данлыклы командаларның уенын якыннан карау бәхетенә ия булачакбыз.

“Казан-Арена” футбол стадионында 16 июньдә Франция-Австралия, 20 июньдә Испания-Иран, 24 июньдә Польша-Колумбия, 27 июньдә Германия-Көньяк Корея командалары очрашачак. Уеннарның 1/8 финалы – 30 июньдә, ә чирекфинал 6 июльдә узачак. Стадионда матчларны 240 мең кеше карый алачак. Билет алырга өлгермәгән яки кесә ягы такыррак булган кешеләргә ни эшләргә соң?

– Борчылырга һич урын юк. Футбол матчлары барган көннәрдә “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда “Җанатарлар фестивале” уздырылачак. Фестивальгә керү бушлай. Матчларны 16 метрга 9 метрлы зур экраннан карап булачак, җәйге сәхнәдә Казанның һәм Татарстанның сәнгать осталары чыгыш ясаячак, – диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов кичә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан берьюлы 25 мең кешене сыйдыра. Фестивальгә матчлар дәвамында 1 миллион тамашачы-җанатар килер, дип, фаразлана. Фестиваль футбол матчы барган вакыта һәм матч тәмамлангач тагын бер сәгать дәвамында эшли. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан биш “зона”га бүленә. Беренчесенә төп сәхнә, иганәчеләр павильоннары, саклау камералары урнаша. Икенчесе – җанатарлар зонасы. Монда футбол буенча мастер-класслар үткәрелә, кафелар һәм рестораннар хезмәт күрсәтә. Калган зоналар футбол матчының медиа һәм волонтерлар үзәкләренә, янгын сакчылыгы һәм медицина хезмәтләренә билгеләнгән. Биредә инде төзелеш эшләре бара: электр һәм суүткәргечләр, канализация сузыла.

Дамир Фәттахов транспорт хәрәкәтенә үзгәрешләр кертеләчәген алдан ук искәртеп куйды. Сибгат Хәким урамының Декабристлар урамыннан Абсәләмов урамына кадәрге өлешендә 25 майдан 25 июльгә кадәр транспорт хәрәкәте чикләнә. Шушы участокта урнашкан күп фатирлы 3нче, 5нче һәм 5а йортларда яшәүчеләр кыен хәлдә калмаячак. Бондаренко урамы юлы Сибгат Хәким урамына тоташтырылачак. Юл төзелеше сәбәбендә, өч шәхси өй күчереләчәк. Аларга кишәрлекләрендәге һәр сутый җир өчен 1 миллион сум бирелгән. “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәрге территория төзекләндерелә. “Татмедиа” республика агентлыгы янында җәяүлеләр юлы ясала.

– Фестивальдә катнашкан тамашачыларга хезмәт күрсәтәчәк автобуслар саны арттырыла. “Миллениум” күпере тарафына да, Декабристлар урамы ягына да китеп булачак. Пассажирлар агымының иң күбесе “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә туры килер, мөгаен, – диде Дамир Фәттахов. – Җанатарлар фестиваленә килгән кунакларга – ипи-тоз, якты йөз.
Казан мэры Илсур Метшин да үзенең фикерләре белән уртаклашканда кунакчыллыкка әһәмият бирде.
– Футбол буенча дөнья чемпионаты узганнан соң “Казан” гаилә үзәге каршында казанлылар һәм кунаклар өчен янә матур итеп төзекләндерелгән тагын бер мәйдан барлыкка килеп калачак, – диде мэр Илсур Метшин. – Бондаренко урамы юлының Сибгат Хәким урамына тоташуы өстәмә уңайлык тудырачак. “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйдан ел әйләнәсе файдаланып була торган җәмәгатьчелек мохитына әверелә.

Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачак шәһәрләрнең барысында да “Җанатарлар фестивале” оештырыла. Дамир Фәттахов әйткәнчә, FIFA җитәкчеләре һәм экспертлары атна саен диярлек Казанга килеп, эшләрнең барышын тикшереп тора. Күз тимәсен, әзерлек эшләрен югары бәяләп китәләр икән. Җәйне, футбол бәйрәмен көтәбез инде хәзер.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading