16+

Казлар үстерүче Салих Әхмәдуллин: «Бөтен артист халкы казны миннән алып китә»

Буа районының Ташкичү авылында яшәүче, хуҗалыгында 170 каз һәм 50 үрдәк үстерүче Салих Әхмәдуллиннарда тиздән каз өмәләре гөрләячәк.

Казлар үстерүче Салих Әхмәдуллин: «Бөтен артист халкы казны миннән алып китә»

Буа районының Ташкичү авылында яшәүче, хуҗалыгында 170 каз һәм 50 үрдәк үстерүче Салих Әхмәдуллиннарда тиздән каз өмәләре гөрләячәк.

- Казның берничәсен генә суеп карадык. Барысы да өлгереп җитмәгән әле. Ноябрь башларында эш итәрбез дип торабыз. Өмәгә, гадәттә, Чувашия Республикасыннан унар хатын-кызны чакырам, - ди ул.   
Салих Әхмәдуллин әйтүенчә, аның казларын эстрада артистлары да, күп кенә абруйлы җитәкчеләр дә яратып ашый икән.

- Салават Зәкиевичкә шунда ук 15 ләп казны әзерләп куям. Каз түшкәләрен ул чи килеш тә, какланганын да, ысланганын да алып китә. Аннан тыш, Илназ Минвәлиев, Раил Садриев, Рамил Шәрәпов, Рифат Зарипов, Иркә һәм башка артистлар да килә. Җитәкчеләр табынына да безнең казларны чыгаралар, - ди ул.    
 
Яңа ел җитәрәк күбрәк ысланган казларны сорыйлар икән. Каз бәяләрен узган елгыдан арттырмаска уйлыйлар.  
- 5 килограммлы зур казларны да 1500 сумга сатабыз. Килосын 400 сум дип куйсак, 2000 сум түләргә туры килер иде. Алай вакланып тормыйбыз инде. Каклаган, ысланган казларны 2000 сумнан сатабыз. Фабрикалар ябык казларны каклый. Без симез, матурларын каклыйбыз, - ди каз үстерүче.  

Эч-башларын да сатып бетерәләр икән. Анысының бер комплектын 150 сумнан җибәрәләр.  
 
 - Меңәр каз асраган кешеләрдә дә эч-башлары калмый хәтта. Кырып алып бетерәләр. Каз түшләре дә сатымлый дип курыкмый. Җитми дә кала әле. Базарга барган юк. Өйдән килеп кенә алып бетерәләр. Суйган вакытта мәшәкате бар инде. Тик шулай да “башка асрамыйм” диләр дә, язга чыккач, тагын төяп кайталар, - ди ул авылдашлары турында.  

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading