16+

Күбәләк үрчетүче Фәридә Насыйбуллина: «Алар химиясез генә яхшы уңыш алырга ярдәм итә»

Татарлар кайда да югалып калмый. Тырыш, уңган-булган алар. Үзбәкстанда яшәүче булдыклы һәм хезмәт сөючән Фәридә ханым Насыйбуллина да шулар рәтендә. Тырыш хезмәтен күреп, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиев аны Дуслык ордены белән бүләкләгән.

Күбәләк үрчетүче Фәридә Насыйбуллина: «Алар химиясез генә яхшы уңыш алырга ярдәм итә»

Татарлар кайда да югалып калмый. Тырыш, уңган-булган алар. Үзбәкстанда яшәүче булдыклы һәм хезмәт сөючән Фәридә ханым Насыйбуллина да шулар рәтендә. Тырыш хезмәтен күреп, Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиев аны Дуслык ордены белән бүләкләгән.

Фәридә Насыйбуллина 1962 елны Әтнә районының Олы Мәнгәр авылында туа. Әтисе Рәфыйк Сәфәргалиев тумышы белән шушы авылдан, ә әнисе Мөршидә Арча районының Яңа Иябаш авылыннан. Фәридәгә биш яшь вакытта Сәфәргалиевләр Үзбәкстанга күчеп китә.

– Әти белән әнинең гаилә дуслары Үзбәкстанга китеп бара. Ул елларда бик күп гаиләләр шунда китеп төпләнә. Минем әти-әнием дә шул якларга юл тота. Алар төзелештә эшләде, – дип сөйли ул. – 1979 елда мәктәпне тәмамлап, кооператив училищега укырга кердем. Ике елдан сәүдә өлкәсендә эшли башладым. Бүлек мөдире вазифасын башкардым.

Ул арада әти-әнисе белән Башкортстаннан Үзбәкстанга күчеп килгән Васыйл исемле егеткә кияүгә чыга, алар ике ул тәрбия­ләп үстергән. 1990 елда Фәридә колхозга эшкә керә, мамык кырларын тикшерүче вазифасын башкара. Эше белән беррәттән, авыл хуҗалыгы институтында укый. Бераздан биолабораториягә лаборант булып эшкә урнаша. Тырышлыгын күреп, берничә елдан өлкән лаборант итеп куялар. Ә 2000 елда инде лабораториянең мөдире дә булып куя. Биш елдан аны үзенеке итеп теркәп эшли башлый.

– Кул астымда сигез кеше эшли. Без төрле корткычларга каршы көрәшә торган махсус өч төрле күбәләк үрчетәбез. Алтын күз, трихограмма һәм габробракон фермерларга кырларын химик чаралар кулланмыйча гына уңыш алырга мөмкинлек бирә, ягъни алар экологик чиста продукт җитештерә булып чыга, – ди Фәридә ханым.

Шул рәвешле милләттәшебез авыл халкын эшле дә иткән. Авылдашлары Фәридә Насыйбуллинаны бик хөрмәт итә. Алар яши торган авыл Колхоз Үзбәкстан дип атала икән. Авыл зур, ә эшләргә эш юк. Күп кенә ир-атлар, шул исәптән Фәридәнең ире Васыйл һәм уллары Тимур белән Марат та Россиягә китеп эшли. Фәридә ханым лабораториясендә эшләүче хезмәткәрләр, ярый әле Фәридәбез бар, безне эшле-ашлы итте дип, аңа гел рәхмәтләрен әйтеп тора.
 
Фәридә ханым авылда урам бәйрәмнәрен оештыручы да икән. Нәүрүз бәйрәме дә аның катнашыннан башка узмый. Туй-мәҗлесләр үткәргәндә табын әзерләргә ярдәм итешергә дә Фәридәне көтеп торалар.

Фәридә ханымның олы улы өйләнгән, хатыны һәм ике баласы белән әти-әниләре йортында яши. Килен белән каенана бик тату-дус яши. Килене Валя каенанасы турында, ул бик гадел кеше, аңардан уңай энергия бөркелеп тора, ашарга да бик тәмле итеп пешерә, бу гаиләнең килене булу белән бәхетлемен, ди.

Насыйбуллиннар гаиләсе авылда үрнәк гаилә санала. Ерактан кунакка килгән туганнарын да авыл халкы кунакка дәшеп, сый-хөрмәтен күрсәтә икән.
Кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр. Шуның белән аның милләтенә дә бәя бирәләр. Күпмилләтле Колхоз Үзбәкстан авылы халкы да татарлар турында, Фәридәне үрнәк итеп күреп, тырыш һәм эшчән халык, ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading