16+

Күчендек: «Шәһри Казан» 30 еллык юбилеен яңа өйдә каршылый

Тиздән утыз еллык юбилеен үткәререгә әзерләнгән “Шәһри Казан” газетасында соңгы айларда яңалыклар шактый булды.

Күчендек: «Шәһри Казан» 30 еллык юбилеен яңа өйдә каршылый

Тиздән утыз еллык юбилеен үткәререгә әзерләнгән “Шәһри Казан” газетасында соңгы айларда яңалыклар шактый булды.

Апрель аенда баш мөхәрриребез Гөлнара Сабированы “Ватаным Татарстан” газетасына җитәкче итеп куйганнан соң, өч ай буе газетабыз баш мөхәррир урынбасары Эльза Хамматова белән чыгып килде. Укучы алдында йөзне кызартмас өчен, барыбызга да бик тырышырга туры килде. Җиңел булды димәс идек. Инде авырлыклар артта калган булсын иде. Күптән түгел генә баш мөхәррирле дә булып, яңа укучыларыбызга әйбәт газета чыгарырга тырышып яшәп ята идек, инде менә тагын бер яңалык. Редакциябезнең адресы үзгәрде. Без хәзер башкалабызның Чистай урамы 5 нче йортта түгел, ә Декабристлар урамы 2 дә.
 “Татмедиа” бинасының 10 катында.

“Күчәбез” дигән хәбәр башта аяз көнне яшен суккан кебек тоелса да, күп кенә матбугат чаралары һәм коллегаларыбыз янәшәсендә булачагыбыз күңелдә шатлык хисләре дә уятты. Диварларына ук илһам сеңгән, күпме шәхеснең эзләрен саклаган бина ич ул. Анда безне дә яңа уңышлар, яңа биеклекләр көтеп торыр күк. Элеккеге шартлар алай мактанырлык булмаса да, иске истән китми, диләр ич. Күпме гомер шунда узган. Күпме истәлек-хатирәләр саклый бу бина.

Яңа өйгә дигәне генә бик үк туры килеп бетми. Төзекләндерелмәгән, буялмаган бүлмәләргә кереп урнашабыз икән. Шулай булса да, без килгәч, бүлмәләр яктырып, нурланып китте. “Шәһри Казан” иркә түгел ул – кая куйсалар, шунда эшли. Һәм ничек кенә эшли әле. Чөнки коллективыбыз дус, бердәм – “Беребез барыбыз өчен, барыбыз беребез өчен”. Әлеге шигарь белән кырмыскалар кебек эшләгәнгә көн ярым эчендә шундый зур редакцияне күчереп тә бетердек.

- Мондый хәлнең әле “Татмедиа” тарихында да булганы юк иде, - дип сөенечен яшермәде баш мөхәрриребез Радик Сабиров. Җитәкчебез болай дәртләндереп-мактап торганда, таулар күчерергә дә сәләтле ул “Шәһри Казан”коллективы.

Күчү җиңел эш түгел, билгеле. Аны үзе башыннан кичергән генә белә. Юккамы халык “ике күчү бер януга тиң” дими. Ә без алай күңелләрне төшереп тормадык. Бөтен кирәкмәгән әйберне ташлап, алардан котылдык, ә кирәклеләрен үзебездән калдырмадык. Шулай итеп, ничә еллар буе җыелып килгән тотылган кәгазьдән дә ансат кына арындык. Яңа урында һәркем үзенә ошаган бүлмәләрне сайлады. Дүшәмбе көнне инде һәрберебез эш урынында иҗат итеп утыра иде. Сишәмбе санын көтүче укучыларга газетабызны вакытында чыгарып җиткерергә кирәк.

 Даими укучыбыз һәм авторыбыз Сөләйман абый килеп тә күңелләрне күтәреп китте.
 - Тәрәзәләрегездән бөтен Казан күренә, хәтта Идел дә... Офыкларыгыз киңәйгән. Темаларыгыз да тиражыгыз да күбәер, - дип фатихасын бирде аксакал.

Әйе, хәерлегә булсын. Әнә әлеге күченү шигъри җанлы каләмдәшебез Фәнис Мотыйгуллинны яңа иҗатка илһамландырган да инде.

Күченәбез... Барлык булган малың
Сыеп бетә тартма-төенгә.
Бер өлеше безнең белән китә -
Исе сеңгән төсле киемгә.
Кайбер сурәт ялгыш төшеп калыр,
Аны читләр таптап үтәрләр.
Бик кадерле булган әйбереңне
Чүплегенә ташлап китәрләр.
Без таптаган идән яңабаштан
Җәелер дә, эзләр югалыр.
Исемеңне, бәлки, онытмаслар,
Башка бездән монда ни калыр?
Әллә ниләр югалтмыйбыз кебек,
Яңа җирдә нәрсә табасы?
Күченүнең соңгысына хәтле
Төенчегең тотып барасы...
...Күченербез. Мәңгелекнең чиген
Бер без генә үтми калмабыз.
Малың сыяр тартма-төеннәргә,
Тик ләхеткә аны алмабыз.


 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading