16+

Көек бистәсендә сырхауханә төзеләчәк

Татарстан Республикасындагы медицина стационарларында капиталь ремонт ясау ничек бара? Программа ничә елга исәпләнгән? Болар хакында “Шәһри Казан” хәбәрчесе белеште.

Көек бистәсендә сырхауханә төзеләчәк

Татарстан Республикасындагы медицина стационарларында капиталь ремонт ясау ничек бара? Программа ничә елга исәпләнгән? Болар хакында “Шәһри Казан” хәбәрчесе белеште.

ТР медицина учреждениеләрендә капиталь ремонт программасы 2020 елда старт ала. Ул биш елга (2020-2024 еллар) исәпләнгән. Барлыгы 17 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, 15 объектта төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Быел 23 оешмада капиталь ремонт башкару планлаштырылган. Моңа яңа медицина җиһазлары, мебель, инвентарь алу да керә. Ремонт башкарыла торган 18 объектның өчесендә эшләр тәмамланган.

Быел медицина учреждениеләрен ремонтауга һәм төзелешкә 7,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Финанслау республика һәм федераль бюджеттан башкарыла. Хәзерге вакытта Питрәч районының «Царево» торак комплексында гомуми практика табибы офисы төзелә. Республикада барлыгы 42 фельдшер-акушерлык пункты, дүрт табиб лабораториясен булдыру планлаштырылган. Бу хакта журналистларга сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

Сырхауханәләр Көек бистәсендә, Әлмәт шәһәрендә, балалар сырхауханә филиалы Түбән Камада төзеләчәк. Шулай ук “Салават күпере”, “Весна” торак комплексларында да сырхауханә бүлекләре барлыкка килер дип көтелә.

                                                                                       Дания Нәгыйм
    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading