16+

Кем син, кризис? 

Коронавирус эпидемиясенә ышанмаска котыртучы “безне алдыйлар” исемле психик авырудан акрынлап айнып киләсезме инде? Димәк, шактый кырыс һәм уникаль кризис шартларында калып барганыбызны чамалагансыздыр.  

Кем син, кризис? 

Коронавирус эпидемиясенә ышанмаска котыртучы “безне алдыйлар” исемле психик авырудан акрынлап айнып киләсезме инде? Димәк, шактый кырыс һәм уникаль кризис шартларында калып барганыбызны чамалагансыздыр.  

 

 

Ни өчен уникаль? Чөнки глобаль кризислар, гадәттә, бер генә өлкәдән (әйтик, нефть, яки, 2007дәге кебек, АКШтагы ипотека өлкәсеннән) башлана торган булса, бу юлы нефть тә, җитештерү дә, финанс базары да, товар һәм хезмәтләрдән куллану өлкәләре дә – барысы берьюлы чирләде... Ә һәрбер кризисның беренчел симптомнары – реаль секторларда акча күләменең кискен кимүе, халыкның керемнәренең кинәт киселүе, чарасыздан эш урыннарының кыскаруы икәнен аңлатасы юктыр, моңарчы да күпне күрдек... 

Ләкин барысы да начар түгел 

Әлбәттә, дәүләт икътисадка ярдәмгә 1 триллион сумны келәтеннән чыгарып әзерләп куйды, бу акча гына авырлыкларны җиңел чыгарга ярдәм итәрме, юкмы, вакыт күрсәтер. Һәрхәлдә, вазгыятьнең беренче уңай ягы бар: дәүләт агалары, ниһаять, “мескен” банкирлардан элек, аз керемле һәм яклауга мохтаҗ халыкны күрергә өйрәнеп килә.  

Димәк, ярдәм булачак?.. 

Туздырырга өйрәнеп беткәч кенә... 

Ә хәтерлисезме, 2014нчедә, кризис килә дип, сугыша-сугыша кибетләрдән уникешәр суыткыч, алтышар плазма телевизор алып кайткан чакларны?! Дөресен әйтик, акчаны соңгы елларда котырып туздырырга өйрәнеп беттек. Кирәкме-кирәкмиме – ыспайдан киенүләр, тәмле ашау-эчүләр, эч пошканнан шопинг – сәүдә үзәкләрендә төн кунулар...  

Бетте! 

Экономиялибез! 

Ашау. Иң беренчел чыгымнарны ашауга тотыгыз, чөнки яңа күлмәк-ыштан киеп, өр-яңа гаджетыңа текәлеп, ач корсак “җырын” тыңлап утыру – акылсызлыкның соңгы чиге. Ашарга алганда исә бургер, пицца, фастфудлар – коры-сары алмагыз. Вакытыгыз вагон бит, сәламәт ризыкны үзеңә пешереп ашарга да була. Кибеттәге арзанлы ярмалар, баздагы бәрәңге, бакчадагы яшелчә һәм җиләк-җимеш – файдалы һәм туклыклы рационның төп нигезе. 

Кием-салым. Өйдә яту – интернетта маркетплейсмент “уенчыклар”ын кулланып дистанцион сатып алырга өйрәнү өчен алтын вакыт. Гәүдәгезнең параметрларын (җилкә киңлеге, күкрәк читлеге, бил, арт-шәрифләрегезнең реаль (!) әйләнәсен) тасма-метр һәм аек акыл ярдәмендә үлчәргә өйрәнсәгез, моның бернинди авырлыгы да юк. Ә иң мөһиме – яңа кием сатып алу белән үк, искесен чыгарып ташлагыз! 

Ташлагыз дим! Ташлыйсыгыз килмиме? Димәк, яңа кием сезгә пычакка да кирәк түгел, эч пошырып ятмагыз анда! 

Косметика. Хатын-кыз өчен бу өлкә “үтергичиско-стратегический”, ягъни, дөнья беткәндә дә косметика киштәләрдә өелеп калырга тиеш. Чырайга чибәр кеше рәсемен ясау белән беррәттән, косметика туклыклы да, табигый да булсын, шулай булгач кыйммәтле дә булсын бит әле! Онытып торыгыз. Беренчедән, ай буена өйдә яткан ирегез сезнең гадәти йөзегезгә күнегеп бетте инде. Икенчедән, урамга чыгар өчен хәзер маска кию дә җитә... Ахыр чиктә интернеттан кукуруз яисә солы ярмасыннан биткә крем ясау рецептын эзләп табыгыз.  

Су, газ, электр энергиясе. Бер көтү бала белән көн-төн өйдә утыру шартларында бюджетның бу матдәсендә экономия белән кыенлыклар туачак. Әгәр Ильич куыкларын моңарчы энергия саклаучы лампочкаларга алыштырмаган булсагыз, маска киеп, кибеткә йөгерегез. Ул лампалар бераз кыйммәтрәк, ләкин энергияне кимендә 10 тапкыр акрынрак “кимерә”, моның өстенә озаграк хезмәт итә. Кер уу, савыт-саба юу машиналарының шулай ук “сакчыл режим”нары була, инструкциядән шул “секретный” режимны эзләп табу да бу чорда шактый мәслихәт булыр! 

Оптимистлар озаграк яши. 

Белүче белгечләр әйтүенчә, карантин һәм үз-үзеңне изоляцияләүдә халыкның сабыр канатлары сынатмаган очракта, коронавирус җәйләргә җиңеләчәк. Елның икенче яртысында исә икътисад, яраларын ялап, бераз терелә башлаячак. Өлешчә аякка басу 2021 елның беренче яртыеллыгына планнаштырыла.  

Нәрсә генә булмасын, кыенлыкларның да уңай якларын таба белергә кирәк. Һәрхәлдә, бөтен нәрсә кире кайтачак, сәламәтлек кенә чыдасын!  

Саулык һәм сабырлык теләп, сезнең Әмир Исламов. 

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading