Рамазан аенда мөселман кардәшләребездә уразага кагылышлы шактый сораулар җыела.
Бу аңлашыла да, һәрберебез уразаны дөрес, камил рәвештә, кабул булсын дип тотарга тырыша. Шунлыктан ялгышулардан, хата ясаудан куркабыз. Белмәү гаеп түгел, сорауларга вакытында ачыклык кертсәк, күңелебез дә тыныч булыр, гыйлемебез дә артыр иде. Сездән килгән сорауларга җавапларны без Әмәт мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән барладык.
– Хәзрәт, бала имезә торган хатыннар: «Уразаны тота алмыйбыз, аны казага калдырырга тиеш булабызмы», – дип сорый.
– Сабые бик кечкенә булып, күкрәк сөте белән генә тукланса, әни кешегә яки балага зыян килү куркынычы булса, ураза тоту мәҗбүри түгел. Әгәр дә бала сөттән гайре башка ризыклар да ашаса, ураза тотарга кирәк.
– Уразалы кешегә фитнес белән шөгыльләнү тыелмыймы?
– Тыелмый, ләкин ураза бозылырлык хәлгә җиткермичә генә. Үзегезне хәлсезләндереп, су, дару эчәргә туры килмәсен. Йөзү киңәш ителми, чөнки борыннан, авыздан су керү куркынычы бар. Йөзгән очракта, бик сак булырга кирәк.
– Теш пастасын кулланырга рөхсәт ителәме?
– Әгәр дә саклык күрсәтсәң, ярый. Аны ялгыш йотудан сакланыгыз.
– Мунча керергә ярыймы?
– Ярый, әмма җиңелчә генә. Озак парланып утырып, хәлегез китмәслек булса гына.
– Тәравих намазын укымаган кешенең уразасы дөресме? Әлеге намаз мәҗбүриме?
– Тәравих намазын уку сөннәт санала. Аны калдыру гөнаһ түгел, ләкин аны үтәү – бик саваплы гамәл. Егерме рәкәгать итеп укый алмасагыз, күпме булдыра аласыз – шуның кадәр укыгыз. Рамазан ае кичәләрен күбрәк намазда үткәрергә тырышыгыз.
– Кәффарәт уразасы нәрсә ул?
– Әгәр дә кеше махсус рәвештә Рамазан уразасына кергән килеш белә торып ашаса, су эчсә, җенси якынлык кылса, уразаны хөрмәт итмәү сәбәпле, аны боза дигән сүз. Шуңа җәза итеп 60 көн рәттән ураза тоту тиеш була. Бу кәффарәт дип атала.
– Ни өчен ураза аенда никах үткәрергә ярамый?
– Бу тыелмаган, тик ашау-эчүне, ягъни мәҗлесне кояш баеганнан соңга калдырырга кирәк.
– Ифтар, сәхәр ашаганда, башка яулык бәйләргәме?
– Янәшәгездә чит кешеләр булмаса, мәҗбүри түгел.
– Уразалы кешегә ислемай сибенергә, чәч буярга ярыймы?
– Ислемай да, крем да кулланырга ярый, чәчегезне дә буйый аласыз, болар уразага зыян китерми.
– Ай буе уразаны муллалар, дин юлында булган кешеләр генә тоталар, диләр. Беренче тапкыр ураза тотучыларга ун көн дә, унбиш көн дә тотарга ярый, имеш.
– Раббыбыз Аллаһ Коръән-Кәримнең «Бәкара» сүрәсендә, кем яңа айны (Рамазан аен) күрсә, ураза тотсын, диде. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, ислам баганаларын санаганда, аның бер терәге булып Рамазан аенда ураза тоту тора, диде. Димәк, мөселман кешесе айның беренче көненнән алып ахыргы көненә кадәр уразада булырга тиеш. Фәкать авыру сәбәпле яки сәфәрдә булсагыз гына, уразаны казага калдырып тора аласыз. Уразага беренче тапкыр керүче дә, аны бала вакытыннан алып бер тапкыр калдырмаучы да бертигез дәрәҗәдә. Икесе дә уразаны тотарга тиеш. Аллаһтан ярдәм сорасагыз, иншалла, бер генә көн түгел, калган көннәрне дә тота алырсыз. Хәезле һәм нифаслы (хәез – айлык күрем килү; нифас – бала тапканнан соң килә торган кан) хатыннар ураза тотмас. Әмма соңыннан бер калган көнгә бер көн исәбеннән каза кылырлар.
– Онытылып ризык кабып куйсаң, уразаны дәвам итәргәме?
– Уразаны дәвам итәсез, казага калдырмыйсыз. Әгәр дә ялгыш кына, әйтик, ашның тозын кабып караганда шулпаны йотып җибәрсә, тәһарәт алганда су йотса, уразаны шулай ук дәвам итәсез, әмма аны бер көнгә бер көн итеп, соңыннан каза кылу тиешле була.
– Хатын-кызга тәравихны өендә уку саваплырак, дип ишеттем. Чынлап та шулаймы?
– Дөрестән дә шулай. Әмма мәчеттә Коръән хәтем кылынса, вәгазь сөйләсәләр, аларны тыңларга барып, шунда егерме рәкәгать намазын да иркенләп укып кайтса, ул тыелмаган, савабы да, иншалла, булыр. Әгәр дә намазны өендә дә, мәчеттә дә укуында аерма юк икән, өйдә уку хәерлерәк.
Фото: vk.com
Комментарийлар