16+

Кемдер артистларны тотарга маташа, кемдер селфи ясый...

Концертка барып кайттым әле. Халык шактый үзе. Кемдер үзе билет алгандыр, кемдер инстаграм-вконтактеларда откандыр, чакыру белән килгәннәр дә шактый.

Кемдер артистларны тотарга маташа, кемдер селфи ясый...

Концертка барып кайттым әле. Халык шактый үзе. Кемдер үзе билет алгандыр, кемдер инстаграм-вконтактеларда откандыр, чакыру белән килгәннәр дә шактый.

Әллә ни шаккатырлык концерт түгел, әлбәттә. Шуңа да биредә әбиләр-бабайлар, төркемләшеп килгән ханымнар күпчелекне тәшкил итә. Безнең концертлар да топ, уртача, йомшакларга аерыла икән. Җырчыларына карап. Җырчыларына карап, аудиториясе дә төрле...

Сүзем ул хакта түгел. Әйләнә-тирәне күзәтергә яратам. Дөресрәге, әйләнә-тирә үзе игътибарны җәлеп итә. Халык концертны да, артистлар-җырчыларны да карамый икән бит хәзер. Телефонда утыра. Кемдер кичә дәвамында чыгышларны видеога төшерә дә, инстаграмына куя. Кемдер, менә мин дә монда әле диптер инде, ватсаптан башкаларга җибәрә. Кайберәүләр исә бөтенләй башка видео карап утыра! Бар да шулай. Шул исәптән олы буын, әби-бабайлар да. Каршымда олы гына яшьтәге әби белән бабай утыра. Телефоннары янып торгач, әлеге дә баягы күз төшә. Нинди генә видео карамады да, ватсаптан нинди генә фото-видео алып, шуны күзәтмәде болар. Кечкенә генә бер бала итәгендә утырган кобра турындагысын үземнең дә карыйсы килә башлады хәтта. Юк, таба алмадым.

Янәшә утырган ханымнар кызык. Берсе камерасын кабызгач, икенчесе дә, калышмыйм дип булса кирәк, телефонын чыгарды. Тегеләй итә, болай итә – юк, әйбәт кенә кадрлар чыкмый бугай. Концерт дәвамында ахирәткәе моңа камера серләренә өйрәтеп утырды. Каршыдагы теге әби дә вакыты белән төшерергә тели: башта аягын, аннан – кеше башларын, җырчылар да кадрга кергәли. Камерасын тотып, үзем төшереп биримме әллә дип тә утырдым инде дә, ярый, өйрәнерләр әле.

Залдан чыккач та кызык. Кемдер артистларны тотарга маташа, кемдер селфи ясый, кемдер чәчәкләр, башкасы янында төшәргә ашыга. Концерт карарга килдек, югыйсә...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading