Кемеровода сәүдә үзәгендә булган фаҗига – Россиядә соңгы еллардагы иң зур янгыннарның берсе.
Анда 64 кешенең гомере өзелде, аларның күпчелеге балалар иде. Әле кайгыга беркем дә битараф кала алмады. Хезмәттәшебез, шагыйрә Йолдыз Шәрапова үзенең йөрәк әрнүләрен шигъри юлларга салган. Янгында һәлак булганнарның 40ы җиткән көндә без сезнең хозурга әлеге поэманы тәкъдим итәбез.
Матәм көне
Алар сабый гына иде әле
Һәм яшәргә тиеш иделәр.
Каһәр суккан «Кышкы чия»гә дә
Күңел ачарга дип килделәр.
Сәбәп тә бар, ничек сөенмәскә -
Озын иде чирек, авыр иде.
Инде менә бүген үтеп китте,
Кояшлы яз, каникуллар җитте...
Тамакларда төер, елап булмый,
Юкса килә үксеп елыйсы.
Юк, елыйсы түгел, бу хәлләргә
Бүре булып килә улыйсы.
Еласаң да, уласаң да хәзер
Фәрештәләр кайтмас инде кире.
Күңелләрдә яшәр исән, тере
Һәммәсе дә, барсы – кырык бере...
Ә бит илдә сугыш бармый бүген,
Күктә кояш, көн дә чалт аяз.
Бер гөнаһсыз сабыйларга нигә
Мәрхәмәтсез килде быел яз.
Янгын каян чыккан?
Ишек нигә бикле?
Нигә беркем хәбәр итмәгән?
Үзе исән чыккан бу мәһшәрдән
Сабыйларга көче җитмәгән.
Сораулар күп һәм дә артып тора.
Таба алырбызмы җавабын.
Язмыш, нигә нарасыйларыңа
Әзерләдең тәмуг газабын?
Аларга ник мондый каты җәза,
Яшәлмәгән гөнаһ тулы гомер?!
Күпме сабый җаны күккә ашты,
Күпме сабый тәне кара күмер.
Әй, син ялкын.
Нишләп соң, сүнмәдең?
Бөдрә чәчләргә ник үрләдең?
Шикәрдәй ак тәнле сабыйларны
Әллә белмәдеңме, күрмәдең?
Ник ялмадың, нигә оялмадың,
Нигә каптың нәни гәүдәләргә,
Ник калдырдың аларны син бары
Фотосурәттәге шәүләләрдә?
Башым җитми, акылым да җитми -
Ничек инде шулай була ала?
Бикләп көлгә калдырылсын инде
Дүрт дистәдән артык сабый бала.
Хатынь фаҗигасен укып-карап,
Без азмы соң күз яшьләре түктек.
Кешелек сабак ала белми бугай -
Күпме гөлне кабат күмер иттек.
- Мин еракта, мин гаепсез, - димә,
Без һәммәбез моңа гепле.
Безнең күңел ишекләре бүген
Күптән йозакланган, нык бикле.
Мал артыннан чабып, байлык өчен
Намусны да хәтта сатабыз шул.
Закон киртәләрен урап үтеп,
Әхлак кануннарын ватабыз шул.
Әллә нинди инде без өлкәннәр
Акылсызмы, ваемсызмы шунда.
Башыбызга кайгы болытыннан
Бертуктамый бәла коела, шуңа.
Ышанганнар коткарырлар диеп,
Ярдәм сорап күпме эндәшкәннәр.
Өметләре шартлап өзелгәчтен
Дөнья белән бәхилләшкәннәр.
- Яратабыз сезне, коткарыгыз безне -
Телефонда соңгы сүзләре.
Төтен арасыннан карый миңа
Яшькә баткан сабый күзләре.
Ышанганнар алар өлкәннәргә
Соң минутка, соң сулышка кадәр.
Бу сүзләрне белми калган булсак,
Авыр булмас иде бу кадәр...
Без беләбез яратасыз безне
Ә без, гафу,
Яратмыйбыз бугай шул сезне -
Катырабыз, батырабыз, яндырабыз,
Чүпкә ташлап калдырабыз...
И сабыйлар, нарасыйлар
Мөмкин булса, безне кичерегез.
Тик төшләргә көлләр булып түгел,
Чәчәк- гөлләр булып керегез.
Матәм көне бүген
Ап-ак җаннар кебек шарлар оча,
Уечыклар, чәчкә тезәбез.
Күтәра алмас шундый авыр кайгы -
Әле дә без ничек түзәбез.
Беслан, “Адмирал”, “Булгария”...
Фаҗигаләр артык күпкә китте.
- Булды, җитте, туктатырга кирәк! -
Шулай диеп әйтер вакыт җитте.
Матәм көне бүген, йөзләр чытык.
Күктә болыт, хәтта кояш көлми.
Сабыйларын яратмаса илнең
Киләчәге булыр микән, белми...
Матәм көне илдә бу кайгыдан
Кешелек телсез калган, беткән өне
Бик куркыта
Нишләрбез без җирнең булса әгәр
Һәрбер бирмеш көне матәм көне...
29 03 2018.
Фото: kp.md
Комментарийлар