16+

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев: «Алга таба яшәргә кирәк»

Узган ялларда Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга, эшеннән азат итүне сорап, видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Узган ялларда Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев Россия Президенты Владимир Путинга, эшеннән азат итүне сорап, видеомөрәҗәгать белән чыкты.

Мөрәҗәгатьтә Аман Тулеев тагын бер кат «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә һәлак булучыларның кайгыларын уртаклашкан. 64 кешенең гомере өзелгән фаҗигадән соң ул «булдыра алганча, барысын да эшләдем» дип белдергән.

– Һәлак булучыларның гаиләләре белән очраштым, ярдәм күрсәтү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тырыштым. (...) Ләкин алга таба яшәргә кирәк. Алар турындагы истәлекләрне күңелдә саклар өчен яшәргә кирәк, – дигән ул.

Шулай ук ул: «Мондый катлаулы йөк белән әлеге вазифада эшләү дөрес түгел», – ди һәм Кузбасс халкына рәхмәтен белдерә.

73 яшьлек Аман Тулеев Кемерово губернаторы вазифасында 20 елдан артык эшли иде. «Ведомости» газетасы хәбәр иткәнчә, Тулеев отставкага киткәч тә, «халык губернаторы» дигән исеме калачак. Шуңа күрә аның шәхси сак хезмәте, эш бинасы булачак. Моннан тыш, ул ай саен 50 мең сум акча алып торачак.

Тикшерү дәвам итә

Ә бу вакытта «Зимняя вишня» үзәгендә килеп чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклау, тикшерү эшләре дәвам итә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Ринат Еникеев «Российская газета»га хәбәр итүенчә, сәүдә үзәгендә сигнализация кулдан идарә итү режимында эшләгән.

Аның әйтүенчә, янгын турындагы сигнал каравылчы пультына килгән, шул ук вакытта автомат янгын сүндерү системалары эшләмәгән.
– Әгәр сигнализация автомат режимга көйләнсә, төтенне юк итү системалары эшли башлар, лифтлар беренче катка төшәр, эвакуацион чыгу ишекләре ачылган булыр иде, – ди инспектор.

Каравылчы янгын турында хәбәр килү белән үк Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шалтыратмаган, ди ул. Ә янгын чыгу турында башка кеше сигнал биргән, әмма инспектор аның исемен атамаган.

Сигнализацияне кулдан идарә итү режимына күчерүнең сәбәбе система эшендәге төзексезлек булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Россия Дәүләт Думасы кинотеатр һәм балалар өчен күңел ачу комплексларын аскы катка күчерү буенча закон проекты әзерли башлаган. Профиль комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный «Россия1» телеканалына әйтүенчә, закон проекты язгы сессиядә үк тәкъдим ителәчәк.

– Норматив-хокукый яктан караганда, ел ахырына кадәр эшләр төгәлләнер һәм сәүдә үзәкләре быелдан ук аны тормышка ашыруны кайгырта башлар, – дип белдергән ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading