16+

Кемгә - ноутбук, кемгә - танк. Президент хыялларны үтәрме?

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Теләкләр чыршысы» федераль ихтыярыйлар акциясендә катнашты. Рөстәм Миңнеханов чыршыдан өч бала теләге белән открыткалар алды. Әйтик, Казаннан 9 яшьлек Олег төзелеш темасы белән мавыга һәм пеноблоклар җитештерү заводында булырга хыяллана.

Икенче открыткада Чаллыдан 10 яшьлек Камилнең танкист ролендә булу теләге язылган иде. Ә Казаннан 15 яшьлек Екатерина ноутбук турында хыяллана.

Әлеге гамәлгә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да кушылды.

Быел «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле 2021 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2022 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading