16+

«Кемнең гайбәтен сөйлисең, шуңа үзеңнең савапларыңны бирәсең»

Кайвакыт сүз башлаганда, гайбәт икәнен белсәк тә, үзебезне аклагандай, гыйбрәт өчен дип куябыз. Бер карашка, ул чынлап та гыйбрәт өчен әйтелгән сүз кебек. Ә гайбәт нәрсә ул? «Кабан арты» мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән шул хакта әңгәмә кордык.

«Кемнең гайбәтен сөйлисең, шуңа үзеңнең савапларыңны бирәсең»

Кайвакыт сүз башлаганда, гайбәт икәнен белсәк тә, үзебезне аклагандай, гыйбрәт өчен дип куябыз. Бер карашка, ул чынлап та гыйбрәт өчен әйтелгән сүз кебек. Ә гайбәт нәрсә ул? «Кабан арты» мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Гайбәт сүзенең тамыры гарәп телендә гаиб – яшерен мәгънәсен аңлата, чөнки бер кешенең гайбәте ул үзе булмаганда сөйләнелә. Гайбәтнең ялган булуы шарт түгел. Кайбер кешеләрне: «Гайбәт сөйләмә әле», – дип әрләсәң, алар: «Нишләп гайбәт булсын бу. Мин дөресен сөйлим ич», – дип акланырга тотыналар. Кешенең булган гаебен сөйләү гайбәт була, ялган сөйләү – яла ягу, бохтан дип атала. Ислам дине бер кешенең канын да, малын да, исем-дәрәҗәсен дә икенче кеше өчен хәрам кылды. Бер кеше икенче кешенең малына да, җанына да, исеменә-дәрәҗәсенә дә кул суза алмый. Һәркемнең яхшы яклары да, кимчелекле яклары да була. Кеше артында аның турында яман сүз, аңа ошамаган сүз сөйләү гайбәт дип атала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд: «Кардәшеңне ул теләмәгән хәлдә искә алуың гайбәт була. Әгәр чыннан да булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың, әгәр булмаган нәрсәне искә алсаң – яла яккан буласың», – ди.
Гайбәт сөйләүнең гөнаһы Аллаһ каршында бик зур, чөнки ул кешенең исемен пычрата, дәрәҗәсен киметә. Берәүнең синең күз алдыңда икенче бер кешенең сумкасын урлаганын күрсәң, аны бу эшеннән туктатасың, полиция чакыртасың, чөнки кешенең малына тияләр. Ә аның исеменә, дәрәҗәсенә тигәндә нишләп дәшмибез? Аны туктату түгел, аның белән бергә ашарга тотынабыз.

– Гайбәт сату нишләп кешегә рәхәтлек бирә?
– Кешедә нәфес дигән әйбер бар, гади халыкта нәпсе дип таралган. Кемдер: «Миндә юк», – дияргә ашыгыр. Нәфес барыбызда да бар, әмма кемдәдер ул аз гына йөгәнләнгән, кемдәдер бәйдән ычкынган. Нәфес ул – синең эчеңдә утырган зур Минең. МИН һәрвакыт үзен ярата, үзен генә кайгырта, үз проблемаларын гына күрә. Ул беркайчан үз гаепләрен күрми, тоймый, аны төзәтү өстендә эшләргә яратмый. Аның каравы кеше гаебен тикшерү белән туена. Кеше күзендә чүпне күргән – үз күзендә хөрмә агачын күрмәс, дип юкка гына әйтмиләр. Кешене тикшерү аңа рәхәтлек бирә. Ул үзен генә даһи, гөнаһсыз фәрештә валчыгы дип исәпли.

– Ни өчен Аллаһы Тәгалә гайбәтне үлгән туганыңның итен кисеп ашау белән чагыштыра?
– Әйе, Коръәндә: «Бер-берегезнең артында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сез үлгән туганыгызның итен ашар идегезме? Юк, җирәнер идегез!» – дип әйтелә. Аллаһы безне гайбәт сөйләүдән дә шулай җирәнергә чакыра. Моңа пәйгамбәр вакытыннан бер мисал китерәсем килә. Бер кешегә зур җинаяте өчен җәза бирелә. Моны күзәтеп торган ике дусның берсе икенчесенә: «Кара әле, эт үлеме белән үлгәнче йөрде инде бу», – дип әйтә. Күпмедер вакыттан соң пәйгамбәр барган юлында бер ишәк үләксәсен күрә, шуннан соң теге ике кешене чакыртып китерә һәм: «Шушы ишәк үләксәсен ашагыз әйдә», – дип әйтә. Тегеләре шаккатып калалар һәм: «Ишәкнең ите яхшы хәлдә булганда да аны ашаучы юк, ә үләксәсен ничек ашарга», – дип чирканалар. Шунда пәйгамбәр аларга: «Сезнең ул кардәшегез турында әйткән сүзләрегез менә шушы ишәк итен ашаудан да җирәнгечрәк булды», – ди. Бу мисал да гайбәтнең никадәр яман эш булуын күрсәтә.

– Хәләл гайбәт дигәнне ишеткәнем бар, исламда андый нәрсә бармы?
– Хәләл аракы, хәләл чучка, хәләл зина, хәләл урлашу булмаган кебек, әйбәт гайбәт булмый. Шулай да кеше артында гаебен сөйләү рөхсәт ителгән очраклар бар. Кайвакыт бер кешенең явызлыгыннан башка бер кешене кисәтергә кирәк. Кемнедер явызлыгыннан туктату өчен аңа тәэсир итәрдәй кешегә сөйләргә мөмкин. Әйтик, казыйга барып, шикаять белдерү. Монда да син аны урамда сөйләп йөрергә тиеш түгелсең. Синең якын дустың кызын берәүгә кияүгә бирергә җыена ди. Ә син кияү буласы кешенең дәлилле гаебен беләсең һәм аны дустыңа әйтәсең. Кайбер очракта дәшми калуың гөнаһ та булырга мөмкин. Яки мәсәлән, бер кеше икенче берәү белән сәүдә килешүе төзергә уйлый ди. Син аның ялганчы икәнен белсәң, теге кешене кисәтергә тиешсең.

– Гайбәтне тыңлап кына тору да гөнаһмы?
– Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла. Аларның берсе тел белән гөнаһка керсә, икенчесе – колак белән. Без телне генә түгел, колакны да гайбәттән сакларга тиеш. Тыңлаучысы бетсә, сөйләүчесе дә булмас иде. Мәҗлесләрдә, җыелышларда гайбәт сүзгә юлыксагыз, аны туктатырга тырышыгыз. Әйдәгез, хәерле сүзләр генә сөйләшик әле, диегез. Берәүләрнең үлгән кешенең итен ашап утырганын күрсәгез, аларга кушылып ашыйсыгыз килми бит. Бу очракта да шулай.

– Гайбәттән ничек сакланырга кирәк?
– Һәр көн иртән кеше тәнендәге бөтен әгъзалар телне битәрләргә тотына ди. Курык Аллаһыдан, без бөтенебез синең белән бәйләнгән, син исән калсаң, без дә исән, син һәлак булсаң, без дә һәлак булабыз, диләр. Кешене теле харап итә. Тел ул вәхши хайван кебек, аны бәйдән ычкындырсаң, ул хуҗасына ташлана. Гайбәт кенә түгел, телебез белән ялган, буш, шакшы сүз сөйләп, кемгәдер яла ягып, рәнҗетеп тә харап итәбез кешене. Мөселман һәрдаим телен йөгәнләп торырга тиеш. Гайбәтнең нәмимә дип аталган бер төре дә бар әле. Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр кабер яныннан үтеп барганда, аның дөясе куркуыннан сикереп куя һәм ул: «Бу ике кабердә яткан кешеләр газапта, берсе нәмимә белән шөгыльләнгән», – дип әйтә. Нәмимә ул – ике кешенең арасын бозу өчен сүз йөртү. Моның өчен кабердә аерым газап булачак.
– Әйе. Аксак кеше кебек йөреп, сакау кеше кебек сөйләп күрсәтү дә гайбәткә керә. Аннары кешенең исемен әйтмичә дә, аның кем турында барганлыгын тәгаен кеше аңларлык булса да гайбәт санала. Кемнеңдер мисалында гыйбрәт итеп сүз сөйләгәндә, кем турында сүз барганын белерлек булмасын.

– Үзең турында гайбәт сүзләр йөрүен ишеткәч, сөйләсеннәр әйдә, гөнаһым бетәр дип әйтергә яратабыз. Чынлап та гөнаһыбыз бетәме?
– Синең турында гайбәт сөйләп йөрсәләр, күңелгә рәхәт түгел, әмма һәрнәрсәнең хәере бар. Кыямәт көнендә кем кемгә нинди зыян салса, шуның өчен түләячәк. Сират күперен кичәр алдыннан Аллаһы Тәгалә һәркемгә кемнән нәрсә аласы бар – шуны алдыра яки нәрсә бирәсе бар – шуны бирдерә. Мәсәлән, бер кеше икенче бер кешенең әйберен урлаган. Урланган әйберне кире кайтарып булмый, кыямәт көнендә ул кирәкми дә. Димәк, ул аның өчен үзенең кылган изге гамәлләрен бүлеп бирә. Машинасын урлаган икән, шул машина бәясе торырлык савабын бирәчәк. Кемнеңдер ничәдер намазы яки уразасы, ә кемнеңдер хаҗы башкаларга китәргә мөмкин. Өстәвенә, башка кешеләр дә килә. Ул да капчык-капчык гамәлләрен алып китә. Шул рәвешле кемнәрнеңдер гамәл дәфтәрендәге изгелекләре бетәчәк. Ә ул рәнҗеткән кешеләр һаман килә. Бирер өчен яхшылыклары калмагач, ул аларның гөнаһларын үз өстенә ала башлаячак. Ислам күзлегеннән караганда, чын банкрот менә шушы була. Пәйгамбәребез: «Уңышсызлыкка дучар булучыны беләсезме?» – дип сорый. Кешеләр: «Мал-мөлкәтен югалткан кеше», – диләр.

Пәйгамбәр: «Юк, тормышны, кабер газабын үтеп, сират күпере алдыннан игелекле гамәлләрен таратып бетергән кеше ул банкрот», – ди. Бу дөньяда кемдер судан коры чыгарга күнеккән. Законнан да, прокурордан да качу юлларын тапкан, әмма Аллаһыдан качып булмас. Кыямәт көненең җәзасыннан котылу мөмкин түгел. дөньяда кемнәрнең гайбәтен сөйләп йөрсәң, шуңа үзеңнең савапларыңны бүлеп бирәчәксең. Ә кемнең унтугызар сәгать ураза тотып, төнен йокыдан торып укыган намазларын башкаларга бирәсе килсен? Юк икән, гайбәт сөйләмә. Риваятьтә сөйләнгәнчә, бер кеше икенче берәүгә күчтәнәчләр тотып килеп, рәхмәтләр укыган: «Ярый әле син бар, Аллаһының рәхмәтләре булсын сиңа», – дип тәкрарлый икән. Теге кеше аптыраган: «Минем сиңа бер яхшылык та кылганым юк ич», – дигән. Монысы: «Син минем гайбәтемне сатып йөрисең, гөнаһларымны үз өстеңә аласың», – дип куанган.

– Гайбәт саткан өчен Аллаһыдан гафу сорасаң, ул аны кичерәме?
– Аллаһы Тәгалә кеше белән кеше арасына керми. Әгәр дә кылган гөнаһыбыз Аллаһ хакы белән бәйле икән, димәк, гафуны Аңардан сорау җитә. Әйтик, Аңа шөкер итмәсәң, авыр вакытыңда Аңа таянмасаң, уразаңа кимчелек китерсәң, Аллаһыдан гафу сорарга кирәк. Кылган начар гамәлең кешеләр хакы белән бәйле булса, аларның да бәхиллеген алырга, гафу сорарга кирәк. Кешегә начарлык эшләп, башың бәрә-бәрә намаз укып кына аның гөнаһыннан котылып булмый. Үлем фәрештәсе якаңнан алганчы, кешеләр белән араңны төзәтергә ашык.

 

Фото: gazetaingush.ru

 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading