16+

“2021 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан керемнәр ягыннан җиденче урынны били”

2021 елда республика казнасы керемнәре – 355 млрд. 194 млн. 302 мең 500 сум; чыгымнар – 343 млрд. 592 млн. 641 мең сум булган.  “Узган елда  Татарстан Республикасында төп макроикътисади күрсәткечләр динамикасы уңай булды. Әлеге күрсәткечләрнең үсеше барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның керемнәре туплануга уңай йогынты ясады”, - ди республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин.

“2021 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстан керемнәр ягыннан җиденче урынны били”

2021 елда республика казнасы керемнәре – 355 млрд. 194 млн. 302 мең 500 сум; чыгымнар – 343 млрд. 592 млн. 641 мең сум булган.  “Узган елда  Татарстан Республикасында төп макроикътисади күрсәткечләр динамикасы уңай булды. Әлеге күрсәткечләрнең үсеше барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларның керемнәре туплануга уңай йогынты ясады”, - ди республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин.

Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советының утыз икенче утырышында хисап тотты.

Министр хәбәр итүенчә, 2021 елда республика казнасы керемнәре 1 млрд 349 млн сум тәшкил иткән.
“Россия Федерациясе субъектлары арасында  керемнәре күләме буенча республика җиденче урынны били”, - ди Радик әфәнде. 2017 елда субъект керемнәр буенча дүртенче урында торган.

“Казнада төп керем чыганакларының берсе – табышка салым, узган елда ул 119,5 млрд. сум тәшкил итте. Бу салымны, нигездә, нефть чыгару, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү тармагы оешмалары тәэмин итә. Физик затларның кеременә салым республика бюджетына һәм җирле бюджетларга керә. Берләштерелгән бюджета әлеге салым 98,2 млрд. сум булды. Салым керемнәрненең уңай динамикасын, нигездә, уртача хезмәт хакының үсешен тәэмин итте”, - дип аңлатма бирде тармак җитәкчесе.

2021 ел эчендә республика бюджетына кире кайтарылмый торган керемнәрнең суммасы 75 млрд. сум тәшкил иткән, шул исәптән федераль бюджеттан 73,5 млрд. сум акча кергән.
Чыгымнарга килсәк, берләштерелгән  бюджет чыгымнары 2021 елда 398,1 млрд, республика казнасыннан 343,6 млрд сум тәшкил иткән.

“Гомуми дәүләт мәсьәләләре” юнәлешендә  берләшкән бюджет чыгымнары 22,1 млрд;

“Илкүләм оборона” юнәлешендә 132 млн сум;

“Илкүләм икътисад” юнәлешендә 118,9 млрд сум (шул исәптән, “Юл хуҗалыгы”на 59,5 млрд сум);

 “Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге”нә 2,3 млрд сум;
“Торак-коммуналь хуҗалык” юнәлешенә 16,4 млрд сум;

“Тирә як мохитне саклау” юнәлешендә 3,7 млрд сум тәшкил иткән.


“Социаль өлкәгә килсәк, әлеге юнәлешнең берләштерелгән бюджеттагы чыгымнары  234 млрд. сум тәшкил итте, республика бюджетыннан 179,4 млрд. сум тотылды. Социаль өлкәдә мәгариф бүлегенә зур игътибар бирелә. Аның чыгымнары 66, берләштерелгән бюджетта 108 млрд. сум күләмендә гамәлгә ашырылды. Әлеге бүлеккә федераль үзәктән 7,6 млрд. сум акча бирелде. Бүлеп бирелгән акча хисабына мәгариф өлкәсендәге планлаштырылган чаралар үткәрелде, мөһим белем бирү программалары гамәлгә куелды”, - ди финанс министры.

“Яшьләр сәясәте”ндә 6,7 млрд сум;

“Сәламәтлек саклау”да 94,2 млрд сум;
“Социаль сәясәт” кә 51 млрд сум;

“Мәдәният, кинематография” юнәлешендә 18,5 млрд сум;

“Физик культура һәм спорт” та 11,5 млрд сум;

“Массакүләм матбугат чаралары” өчен 1,7 млрд сум акча тотылган.

“Дәүләт бурычына килсәк, 2021 ел нәтиҗәләрле буенча аның күләме 96,6 млрд сум тәшкил итте”, - диде Радик Гайзатуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading