Үпкәләү – черки тешләве шикелле: тырмап тормасаң, тиз үтә.
Кичке ашны бирерлек дошман тумаган әле.
Әгәр аны синең сөяркәң дип уйлыйлар икән, димәк, хатының – искиткеч.
Керпегә утыручыларның барысы да үзләренең арт шәрифләре турында гына уйлый. Керпе турында уйлаучы юк.
Җитәкче белән сөйләшкәндә, ризалашу гына җитми, ә үзеңнең хаксызлыгыңны дәллиләп бирергә дә кирәк.
Акыллының ахмак белән бәхәсе һәрвакыт ике ахмак әңгәмәсенә әверелә.
Капканга эләккәнсең икән, сырыңны булса да ашап бетерергә тырыш.
Туктал, мизгел! Син – ахмаклык!
Керсез намуска һәркемнең дә басып карыйсы килә.
«Йолдыз чире» белән авыру өчен йолдыз булу мөһим түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
юктан - бушка
0
0