16+

Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы?

Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.

Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып буламы?

Ата-ана өчен бала – бәгырь ите, диләр. Туганда кендек җепләре белән бәйләнгән ана белән бала арасы исә бүген дә галәмнең ачылып бетмәгән сере, табышмагы булып кала бирә.

Нәни генә җан иясен тугыз ай карынында күтәреп йөрткән, аңа яшәү бүләк иткән ананың хакын бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәп булмыйдыр. Әмма бу җиһанда яхшылык белән яманлык гел янәшә йөри шул, кызганычка. Ана белән баланы тоташтыручы күзгә күренмәс илаһи якынлык җепләрен дә какшатучылар, усал ниятле кешеләр тормышта еш очрый.

Фәридә – ике баһадирдай малайга тормыш бүләк иткән ана. Фәрите белән яшьлектә кавышып, бик матур гына гомер кичерә алар. Фәридә озак еллар җаваплы хезмәтләр башкара. Фәрите дә төшеп калганнардан түгел. Сабыйларын да үз үрнәкләрендә тәрбияләп, укытып, фатихаларын биреп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Ике уллары да гаилә кора. Үзләре исә инде лаеклы ялда, сөенеп-шатланып яшисе дә бит, әмма матур гына гомер итеп яткан олы улларының гаилә тормышы кителә башлый бер көн. Үз тормышы барып чыкмаган бер ханым гаилә башлыгының башын әйләндерә. Ирнең йөрәген яулап алып, хатынына, балаларына каршы куя. Нәрсә бу? Вөҗдансызлыкмы, әллә бәхетлеләрдән шул рәвешле үч алу ысулымы? Белмәссең. Ни генә булмасын, гаиләне таркатып, ике баланы ятим итүгә ирешә явыз хатын. Үзе дә гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган кеше бит югыйсә. Акча, байлык яратучы ханым ирнең фатирының яртысын үз исеменә яздыртып куюга ирешә. Бернинди өлеше булуга карамастан! Чөнки ир белән законлы рәвештә кавышмаган булалар.

Фәридә белән Фәрит исә улларының нинди ахмаклык кылуын очраклы рәвештә генә белеп алалар. Гомер буе җыйган акчаларына сатып алып биргән фатир була ул. Кем уйлаган, көннәрдән бер көнне чит хатынның маңгай тире түгеп алынган фатирга кереп утырыр дип. Хәйләкәр хатынга шул фатирда хуҗабикә булып, шунда ир белән гомер итү кирәк тә булмаган икән бит. Эшнең тирәнгә китүен чамалап алуга, фатирның үзенә язылган өлешен балигъ булмаган, ияртеп килгән баласына яздырып, табанын ялтыратыр идеме ул, шулай булмаса? Ыгы-зыгы моның белән генә бетми әле. Хатын, суд аша, баланың өлешен акчалата түләтүне даулый башлый һәм теләгенә ирешә. Мескен ата-ана кабаттан улларына ярдәмгә килә. Пенсия акчаларын җыештырып, мәкерле хатын кулына тоттыра.

Әлеге шаккаткыч хәлләр Фәридә белән Фәритнең саулыгын шактый какшата. Улларының ялганчы кармагына эләгүе җаннарын талкый аларның.
Кеше бәхетсезлегендә бәхет корып булмый, дигән бик тә хикмәтле гыйбарә яши безнең халыкта. Ярый уллары бу хатыннан котылып калды. Тагын күпме ирләр ул вөҗдансызның кармагына кабар? Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын, диләр. Безгә бит Ходай тарафыннан гаилә учагын саклау, иман, игелек тарату кебек вазифалар йөкләнгән.

Шуңа да, гүзәл затлар, диләр безне. Ә инде борын-борыннан килгән әдәп-әхлак кагыйдәләренә төкереп, менә дигән гаиләләрне җимереп, башкалар хисабына баеп, типтереп яшәүчеләрне ничек җир күтәрә икән? Баласы өчен җанын ярып бирергә әзер торган ата-ананы рәнҗетеп, төзәтеп булмастай гөнаһ кылып яшәүчеләр кайчан да булса бер җәзасын алыр, әлбәттә. Рәнҗеш җиде буынга кадәр бара, диләр бит.
Әлеге хәлләр чынбарлыкка нигезләнеп, исемнәр үзгәртелеп, гыйбрәт өчен язылды. Мондый хәлләр башкаларга сабак булсын! Ялгышлардан сакланып яшик!

Гөлчәчәк Садретдинова, Азнакай шәһәре.

Фото: fotostrana.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading