16+

Кеше гомере 750 сум? Азнакай таксистын үтерүчеләр хөкем каршына басты

Таксист булып эшләүче Рәмис Газизуллин 2020 елның 20 декабрендә чакыру буенча тиешле урынга килә. Әлеге заказ аның өчен соңгысы була: исерек ике егет юл өчен түләргә теләми, ләкин үзләрен Баулыга илтүне таләп итә.

Кеше гомере 750 сум? Азнакай таксистын үтерүчеләр хөкем каршына басты

Таксист булып эшләүче Рәмис Газизуллин 2020 елның 20 декабрендә чакыру буенча тиешле урынга килә. Әлеге заказ аның өчен соңгысы була: исерек ике егет юл өчен түләргә теләми, ләкин үзләрен Баулыга илтүне таләп итә.

Юлда барганда җинаятьтә гаепләнүчеләрнең планнары кискен үзгәрә, машинаны Бөгелмә үзәгенә боралар. Биредә пассажирлар таксистка пычак белән кадыйлар, ә аның машинасын шәһәр үзәгендә яндыралар.

...Коточкыч вәхшилекнең башы Азнакайдагы тулай торакта кәеф-сафа корудан башлана. Биредә яшәүче 23 яшьлек Эдуард Лубчук Чистайдан кунакка килгән 25 яшьлек дусты Ренат Зарипов белән кәефләнеп утыра. Төнгә авышканда кызмача егетләргә күңелсез булып китә, алар Баулы районында яшәүче кызлары янына барыр өчен такси чакыртырга була. Җирле такси хезмәтенә шалтыраталар. Аларның чакыруы буенча 48 яшьлек машина йөртүче Рәмис Газизуллин килә.
Кичке сәгать тугызынчы яртыда таксист тиешле урынга килә һәм егетләрне утырта. Шуннан соң клиентларның машинага утырдымы-юкмы икәнен ачыклау өчен такси диспетчеры Газизуллинга шалтырата.

Әлеге канлы сәфәр башында ук таксист диспетчерга зарланып ала. «Белмим, без кузгалырбызмы икән? Монда түләргә җыенмыйлар да кебек», – ди ул. Диспетчер машина йөртүче белән сөйләшкән арада егетләрнең аты-юлы белән сүгенүен дә ишетә. Бераздан, такси диспетчеры Газизуллин белән янә элемтәгә керә, таксист тыныч кына: «Барысы да әйбәт, без киттек», – дип җавап бирә. 48 яшьлек ирнең диспетчер белән соңгы тапкыр сөйләшүе була бу. Шуннан бирле ул элемтәгә чыгудан туктый. Такси хезмәтендә эшләүчеләр аның кинәт югалуыннан курка кала. Төнге сәгать 2дә генә коточкыч мәгълүмат килә – машина йөртүчене Бөгелмәдә яраланган килеш тапканнар.

Татарстан Тикшерү комитеты тарафыннан Россия Җинаять кодексының 105нче маддәсенең 1нче бүлеге буенча (“Үтерү”) җинаять эше кузгатыла.
Соңрак ачыкланганча, юлда егетләр Баулыга барудан кире уйлый. Нидер сизенгән таксист Бөгелмә драма театры янында машинасын туктата да, сәяхәтләре өчен түләүләрен сорый. Юл бәясен ул 750 сумга бәяли. Азнакайдан Бөгелмәгә кадәр ераклык якынча 40 чакрым, ягъни бу якынча 40 минут юл дигән сүз.
Хокук саклау органнары версиясе буенча, кызмача егетләр сәяхәтләре өчен түләүдән баш тарткан. Болар арасында шул сәбәпле талаш чыккан. Озак уйлап тормыйча, клиентларның берсе Ренат Зарипов таксистка берничә тапкыр пычак белән кадаган. Яраланган Газизуллин үтерүчеләреннән качмакчы булган, ләкин берничә дистә метрдан соң хәле китеп, аңын җуйган. Ә күзләрен кан баскан җинаятьчеләр эзләрен яшерер өчен таксист машинасына ут төрткәннәр, акчасын урлаганнар.

Ярый ла ул төнне җинаять урыныннан үтеп баручылар була, үлем хәлендәге таксист алардан ярдәм итүләрен сорый. Аны Бөгелмәнең район хастаханәсенә китерәләр. Ләкин яраланган ирне табиблар коткарып кала алмый.

Җинаятьтә гаепләнүче егетләр Зарипов белән Лубчук качып китә алмый, аларны патруль-пост хезмәткәрләре тоткарлый.

Барлык дәлилләр дә аларга каршы була, шуңа да беренче мәлләрдә егетләр гаепләрен таный. Зарипов исә, таксистны әниемне һәм мине мыскыллаганы өчен үтердем дигән күрсәтмә бирә. Тора-бара, ул сүзләреннән баш тарта. Беренче тапкыр сорау алу дөрес алып барылмады, ди алар. Янәсе, аларга тикшерүче тарафыннан басым ясалган, кыйнаулары турында да сөйлиләр. Әмма, соңрак, судта аларның бу версиясе уйдырма дип табыла.

Әле шушы көннәрдә генә таксист үлемендә гаепләнүчеләрнең эше Татарстанның Югары судында карала башлады. Ике гаепләнүче дә моңарчы тимер рәшәткә артында булган затлар.

Гаепләнүчеләр таләбе белән мәхкәмә алар өчен 13 присяжный утырышчыны сайлап алды. Югары судның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, присяжный утырышчылары катнашында суд утырышын үткәрү Зариповның теләге булган, ул шул рәвешле җәзаны йомшартырга өметләнә.
Җинаять эше буенча зыян күрүче дип таксистның бертуган абыйсы Рәсим Газизуллин танылды.

Процессның башыннан ахырына чаклы гаепләнүче Ренат Зарипов суд залындагы журналистларны сүкте, алар тарафына төрле әшәке сүзләр белән кычкырды. Аннан соң зыян күрүче Рәсим Газизуллинга һөҗүм итүгә күчте.
– Мин сиңа тәреле табут җибәрәчәкмен – адресыңны яз, – дип кычкырды Зарипов аңа таба.
16 февральдәге суд утырышында башка шаһитлардан сорау алдылар, шуннан соң гына суд фикер алышуларга күчәчәк һәм присяжныйлар хөкем чыгарачак.

...Сүз уңаеннан, соңгы берничә ел эчендә генә таксистлар күп тапкырлар һөҗүм корбаны булды. 2019 елның 20 июлендә 25 яшьлек Илнар Баһаветдинов Ижауда яшәүче өч кешедән заказ кабул итә. Алар Казаннан өйгә кайтып китәр өчен такси чакырта. Икенче көнне машина йөртүчене эзли башлыйлар. Тикшерү версиясе буенча, пассажирлар Баһаветдиновны юлда барганда буып үтергән. Машинаны Ижауга алып киткәннәр, ә таксистның гәүдәсен Ижау шәһәре янында гына күмгәннәр. Алар таксистның “Лада” автомобилен урлап сатарга теләгән һәм шушы коточкыч адымга барган.

Тагын бер фаҗигале очрак 2019 елның 17 сентябрендә булган иде. 31 яшьлек Тимур Каюмов клиенттан заказ кабул иткән. Биектау районында Шигали авылына юл тота алар, бермәлне пассижир кыз таксистка машинаны туктатуын сораган һәм урманга кереп киткән. Бу вакытта пассажир егет белән машина йөртүче арасында җәнҗал чыга. Клиент куеныннан пычак чыгара һәм таксистның аркасына җиде тапкыр чәнчи. Зыян күрүче качарга тырышып карый, әмма урынында укһәлак була. Аның автомобилен соңрак Яшел Үзән районында табыла. Үтерүчене кырыс режимлы колониягә 19 елга хөкем иттеләр.

2020 елда Яшел Үзән таксисты Александр Кротовның үлеме бөтен республика халкын тетрәндергән иде. 28 сентябрьдә ул төнге сменасыннан өенә кайтмый. Ир-атның үле гәүдәсен автомобиленең багажнигында тапканнар, ә машина үзе урман полосасында яшерелгән булган. Үтерүчеләрне тиз таптылар. Шик астына 15 яшьтән 17 яшькә кадәрге өч үсмер алынды. Алар барысы да Яшел Үзәндә яшәгән, мәктәптә һәм көллияттә укыган егетләр.

Ачыкланганча, 35 яшьлек таксист Александр Кротов, чираттагы заявка буенча клиентларын – өч үсмерне алып барган. Версияләрнең берсе буенча, пассажирлар юл өчен түләргә теләмәгәннәр һәм йөртүчене үтергәнче кыйнаганнар. Әлегә бу эш буенча тикшерү бара.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading