16+

Кеше каны һәрчак кирәк 

14 июнь бөтен дөньяда  донор көне билгеләп үтелә. Донор – сүзе “бүләк итү” дигәнне аңлата.

Кеше каны һәрчак кирәк 

14 июнь бөтен дөньяда  донор көне билгеләп үтелә. Донор – сүзе “бүләк итү” дигәнне аңлата.

Аноним уздырылган сораштырулар нәтиҗәсе буенча, кешеләрнең  85 проценты канны нәкъ менә башкаларга ярдәм итү өчен тапшыра. “ Донор булу кешегә үз сәламәтлегенең торышын белергә дә ярдәм итә. Шул ук вакытта ул башкаларга гомер бүләк итә. Моннан да зуррак игелек була алмыйдыр”,  – ди Республика кан үзәгендә баш табиб Рамил Тураев.  

Табиб әйтүенчә сугыш елларында да халык донор булырга атлыгып торган. Ачлык, ялангычлыкка карамастан, кан тапшырырга чират торганнар хәтта. Хәзер Татарстанда елына 50-55 тонна кан әзерләнә. Донорлар арасында  яшьләрнең күп булуы сөендерә. Кан тапшыручыларның  25 процентын 18-24 яшьлекләр, 42 процентын 25-40 яшьлекләр тәшкил итә. Үз гомерендә 15әр чиләк кан тапшырган кешеләр дә бар икән. Нәселләре белән донор булучылар  да очрый.  “Кеше канына һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Бөтен дөньяда галимнәр ясалма кан булдырырга телиләр. Тик ул булырмы, җавап бирә алмыйм. Кеше канын кешедән генә алып була. Изоляция вакытында кан тапшыручылар кимеп алды. Без хәтта куркып калган идек. Тик төрле акцияләр ярдәмендә хәзер донорлар кабат артты. Кешеләрнең  битараф булмавы шатландыра”, – ди Рамил Тураев.   

Әтиләр берлеге әгъзасы Әмир Мамин  9 ел дәвамында 40 тапкырдан артык кан-плазма тапшырган. “Кеше кан тапшырырга һәрчак әзер булырга тиеш.  Донорның тәмәке тартмавы, спиртлы эчемлекләр кулланмавы, кан тапшырыр алдыннан майлы, тозлы, борычлы ашамау, кыскасы, канның чиста булуы мөһим.  Синең каның бер генә түгел, өч-дүрт кешегә ярдәм итәргә мөмкин”, – ди Әмир Мамин.   

Донор булырга теләгән, әмма кан тапшырырга курыккан кешеләргә махсус акцияләр ярдәм итәргә мөмкин, дип саный  “Игелекле Казан” оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев. “Кан күргәч аңын югалтучылар бар. Ә акция кысаларында  дуслары, төркемдәшләре белән килгәндә курку аз булса да онытыла”, – ди ул.  

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading