16+

Кеше коронавирус һәм грипп белән берьюлы авырырга мөмкин

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев журналистларга көз көне республикада 2,2 млн кешегә гриппка каршы прививка ясатырга планлаштырылуын, коронавирус фонында гриппның тагын да авыррак формада булырга мөмкинлеген әйтте.

Аның сүзләренчә, кеше коронавирус һәм грипп белән берьюлы авырырга да мөмкин.
Шушы көннәрдә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче бинасы ачылырга тора. Ул үз ишекләрен ачканнан соң, Республика клиник хастаханәсенеңсортировкалау вазифасы шунда күчерелә. Травматология үзәге дә планлы режимда үз профиле буенча эшли башлар дип көтелә. Сугыш ветераннары госпиталендә вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендәге соңгы пациентлар өйләренә чыгарылгач, ул кабат үз профилендә эшли башлый, дип хәбәр итте Альмир Абашев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading