16+

Кеше ни өчен күрәзәчегә йөри?

Ни өчен кеше күрәзәчеләргә йөри? Дөресме бу? Ни өчен без үз язмышыбызны күрәзәче кулына тапшырабыз? Без тормышта һәрчак нидер эзләнәбез.

Кеше ни өчен күрәзәчегә йөри?

Ни өчен кеше күрәзәчеләргә йөри? Дөресме бу? Ни өчен без үз язмышыбызны күрәзәче кулына тапшырабыз? Без тормышта һәрчак нидер эзләнәбез.

Әйтерсең, без ясыйсы адымның дөреслегенә кемдер инандырыр, яисә килеп туган проблеманы башка берәү хәл итәр дип көтәбез. Бала чакта авыр хәлдән әти-әни тартып чыгарган кебек, хәзер дә шундый кеше эзлибез. Тик инде үзебезнең өлкән икәнебезне онытып җибәрәбез. Бу – җаваплылыкны үз өстеңнән төшерергә тырышу гына. Проблеманы хәл итү юлларын эзләү урынына, күпләр багучыга йөгерә, чөнки алай җинелрәк. 

Кеше курку хисен басар өчен, үз җилкәсеннән җаваплылык төшерер өчен багучыларга йөри. Чыннан да, “акыллы зат” яныннан чыкканда, кеше үзен ныклы адымнар белән атлаучы, проблеманы чишүче итеп тоя. Һәм чын-чынлап багучы сүзләренә ышанып, аныңча эшли башлый. Бу психологлар телендә “работа с подсознанием и приём информации на бессознательном уровне” дип атала. Багучыдан алган мәгълүмат һәркемгә төрлечә барып урнаша. Барган “юлларын” онытып, бары тик багучы әйткән сүзне алга куеп яшәүче кешеләр бар. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән язмышларын үзгәртәләр. Бер гаепсез кешегә яла ягуга кадәр барып җиткән очраклар да бар. 

Күрәзәчегә йөрүчеләр арасында дини кешеләрне, намаз укучыларны да очратырга мөмкин. Гомумән, диндә булып, Аллаһы каршында намазыңны укып, күрәзәчегә йөрү, минемчә, бик зур гөнаһ. Димәк, синең гамәлләрең чиста ният белән кылынмый. Безнең әби-бабаларыбызның: “Багучыга барма, башыңа бәла алма”, – дигән бик матур әйтеме бар. 

Авыр чакта, чыннан да, төпле фикер әйтүче, киңәш бирүче кешең юк икән, психологларга барып хәл итәргә була. Компетентлы психолог һәрчак дөрес юнәлеш бирер. 

Инде күрәзәчегә барган очракта, исегездә тотыгыз:

1. Бу кешенең барлык әйткән сүзләренә аек акыл белән карарга, үзегезнең карар кабул итәрдәй олы кеше булуыгыз турында онытмаска. 
2. Алган мәгьлүматны гипотез буларак кабул итәргә. Әйе, мин ишеттем, нәтиҗә ясадым, тик минем үз позициям бар. 
3. Ничә яшьтә, белемең, дәрәҗәң, тормышта аралашкан кешеләрең барлыгын онытмаска. “Олы” кеше булуыңны истә тотарга. 
4. “Мин бу кешенең нинди мәнфәгатьләрен канәгатьләндерәм?” – дигән уйны контрольдә тотарга. 

Тормышта нинди генә хәлләр булса да, үзеңә, Аллаһы Тәгаләгә ышанырга киңәш итәр идем. 

Педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading