16+

"Кешеләр милли кием кияргә ояла"

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән җәйге очрашу уздырды.

"Кешеләр милли кием кияргә ояла"

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән җәйге очрашу уздырды.

Республиканың мәдәният өлкәсен җитәкләүче Ирада Әюпова, традиция буенча, журналистларны җәйге очрашуга җыйды. Министрдан "Ни өчен бездә милли кием индустриясе үсеш алмаган? Ник кешеләр милли киемнәргә тартылмый? Мәктәпләрдә милли үзаң, милли мәдәнияткә китерү ник юк?",- дип кызыксындылар. 

"Якутиядә узган Ысыах бәйрәмендә 220 меңләп кеше катнашты. Алар барысы да милли киемнән килгән. 

Бездә кешеләр үзләрен күрсәтергә ояла. Ул милләттән дә тормый. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә белем генә түгел, милли тәрбия дә булырга тиеш, ди. Без хәзер Илсур Гәрәевич (мәгариф һәм фән министры - авт.) белән элемтәдә. Милли мәдәниятебезне белем бирү процессына кертергә тырышабыз. Былтыр яшьләргә татар  театрларына йөрер өчен 10 млн акча бирелгән. Шәп! Ләкин гаилә дә үз өлешен кертергә тиеш. 

Бөтен кешегә дә милли кием кигезү перспективалы түгелдер төсле. Мотивация булырга тиеш. Хәзер безнең иҗат кешеләре өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. 

Без киемнәрдән генә түгел, үзебезне күрсәтергә оялабыз. "Каравон" да кешене уеннарга чыгарырга тырышасың, ә ул куркып утыра. Берәрсе сүз әйтер дип уйлый. Бу креативлык ирегеннән, эчке иректән тора. Без бераз "кысылган". Безнең өчен бу типик булмаган сценарий",- дип аңлатма бирде Ирада Әюпова. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading