16+

Кешенең адымнарын саный торган сәгать кемгә кирәк?

Кеше үз сәламәтлеген өй шартларында да күзәтеп тора ала, ди кардиолог, терапевтларның Европа ассоциациясе берләшмәсе әгъзасы Альбина Шаһидуллина. Медицина өлкәсендәге заманча гаджетлар бу мөмкинлекне бирә. Менә аларның кайберләре:

Кешенең адымнарын саный торган сәгать кемгә кирәк?

Кеше үз сәламәтлеген өй шартларында да күзәтеп тора ала, ди кардиолог, терапевтларның Европа ассоциациясе берләшмәсе әгъзасы Альбина Шаһидуллина. Медицина өлкәсендәге заманча гаджетлар бу мөмкинлекне бирә. Менә аларның кайберләре:

Тонометр кан басымын тикшереп торырга ярдәм итә. Кызганыч, хәзерге тынгысыз тормышта яшьләр дә кан басымы тотрыксыз булудан интегә. Кан басымын даими үлчәп торып, тиешенчә дәвалану күп кенә авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Хәзерге заманча ярым автомат, тулысынча автоматка көйләнгән кан басымын үлчәү аппаратлары бөтен кеше өчен дә уңайлы. Аларны өлкән яшьтәгеләр дә бернинди авырлыксыз куллана ала.

Небулайзер – сулыш юллары ялкынсынганда, өй шартларында да дәваланырга мөмкинлек бирә торган җайланма. Ул сулыш юлларын пешүдән саклый.
Һаваны дымландыру җайланмалары – бу сулыш юллары белән бәйле авырулары булган кешеләр өчен аеруча кирәк. Кыш көне торакларга җылылык бирелгәч, бүлмәдә һава корыга әйләнә, җәй көне исә кондиционер аркасында дым җитәрлек булмаска мөмкин. Бүлмәдәге һаваны дымландыру уңайлы климат булдырырга ярдәм итә.

Ирригаторлар – тештәге сары тапларны, җиңелчә куныкларны бетерергә ярдәм итә. Коронка, брикет киеп йөргән кешеләргә бу аеруча уңайлы. Шулай ук табиблар бу җайланманы пародонтит, гингивит кебек теш уртлары белән бәйле авырулар вакытында да киңәш итә.
Тыныч йоклар өчен махсус гаджетлар бар. Кайберәүләр, күзләргә махсус бәйләвечләр кию тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә, ди. Телефоннарына «йоклата» торган махсус кушымта урнаштыручылар да бар.

Фитнес-трекер – кешенең физик активлыгын контрольдә тота торган махсус сәгатьләр. Ул кешенең пульсын, адымнарын, күпме калория сарыф ителгәнен, йоклау сыйфатын билгели ала. Бу спортчылар өчен генә түгел, үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем өчен файдалы.

Медицина гаджетларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading