Камал театры ел саен танылган режиссерлары Марсель Сәлимҗанов юбилеена премьера куя. Бу юлы алар Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча «Мәңгелек буран» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль дүрт көн рәттән аншлаг белән барды.
Скопировать ссылку
Камал театры ел саен танылган режиссерлары Марсель Сәлимҗанов юбилеена премьера куя. Бу юлы алар Чыңгыз Айтматовның «Гасырдан да озын көн» романы буенча «Мәңгелек буран» спектаклен сәхнәләштерде. Спектакль дүрт көн рәттән аншлаг белән барды.
Камал театрының казах язучысы Чыңгыз Айтматовның фәлсәфи әсәрләренә беренче генә алынуы түгел бу. 1987 елда Дамир Сираҗиев язучының «Ахырзаман» («Плаха») әсәрен сәхнәләштергән иде. Үзгәртеп кору чорындагы театр тормышы өчен әлеге спектакль иң зур вакыйгаларның берсе булды. Айтматовның чираттагы әсәренә драматург, режиссер Илгиз Зәйниев алынды. Романның татар теленә тәрҗемәсе юк, аның рус телендәге инсценировкасын да Илгиз Зәйниев үзе язган. Инсценировканы татар теленә Илгизнең тормыш иптәше шагыйрә Резеда Гобәева тәрҗемә иткән.
Әсәрдә вакыйгалар берничә яссылыкта бара кебек. Поезд рейсларын күчерүче Идегәй вакыт укларын җибәрә дә тәне белән хәзерге заманда кала, уйлары исә үткәнгә китә. Идегәйнең яшь чагын оста итеп Алмаз Борһанов башкара. Үз хатынына биргән вәгъдәсе белән кеше хатынына булган мәхәббәте арасында бәргәләнү газаплары да нәкъ менә аның җилкәсенә төшә. Буран кебек кызу холыклы егетнең дусты Казангапка йодрык болгауларын да олы, инде тормыш тәҗрибәсе туплаган, шактый тынычланган Идегәй читтән генә карап тора. Романда өченче сюжет линиясе – галәм киңлегендә барган вакыйга. Ләкин режиссер бу күренешләргә өлешчә генә кагылып, аның турында спектакль башында кыскача гына сөйләп китә.
– Әсәрнең башыннан ахырына кадәр барган мәгънәсе бар. Автор китергән легендалар спектакльдә әйтергә теләгән төп сүзне ачып бирә инде. Космоска кереп китсәк, анда бөтенләй күп сөйләргә туры килер иде. Спектакльнең вакыты чикләнгән булу сәбәпле, без бу линиягә кагылмадык, – ди Резеда Гобәева.
«Гасырдан да озын көн» романы – метафораларга корылган әсәр. Театр сөючеләр Илгиз Зәйниевне дә образлар белән эшләргә яратучы, спектакль күренешләренә яшерен мәгънә салучы режиссер буларак белә. Аның соңгы тапкыр Нәкый Исәнбәт әсәре буенча куелган «Миркәй белән Айсылу» спектаклен генә алыйк. «Мәңгелек буран» да – тамашачы өчен табышмак спектакль. Аның асылына төшенү өчен режиссер салган яшерен мәгънәләрне күрә һәм чишә белү зарур.
Әйтик, спектакльдә юл үзе бер аерым символик мәгънәгә ия. «Көнчыгыштан – көнбатышка, көнбатыштан – көнчыгышка» таба йөри торган поезд юлымы ул, Буранлы Идегәйнең дустын соңгы юлга озату юлымы, сәхнә артында катлам-катлам булып төшкән сукмакмы... Болар барысы да һәркемнең үз тормыш юлы була, ул туры гына да барырга, сикәлтәле дә булырга мөмкин, ләкин син аны башыңны горур тотып, кешелегеңне югалтмыйча үтәргә тиеш, дип әйтә төсле. Геройларның тормышы да кечкенә генә бер сукмаклар төсле бер озын юлга – тарих юлына килеп кушыла.
Сәхнәдән чак чыгам-чыгам гына дип торган поезд деңгердәве дә күңелнең өстен-аска китерә. Поезд узган вакытта геройларның ике җеп тартуы да аларның бу эшкә күпме хезмәт куюларын, җиде пот тир чыгарып эшләүләрен чагылдыра. Станциядә яшәүчеләрнең төп максаты – поездларны исән-имин үткәреп җибәрү. Ул вакытта транспорт та юк, аларга тимер юлларын кул белән чистартырга туры килә. Актерлар тарткан баулар аша режиссер әнә шул авыр хезмәтне күрсәтәсе килә. Баулар шулай ук поезд рельслары да әле.
Әбуталип үлгәннән соң, Сталинның үлем хәбәре дә тарала. Камал сәхнәсенең нәкъ уртасында кайчандыр совет халкы идолы булган Сталин фотосурәте чыга. Ләкин Сталин фотода үзе генә түгел, ул кечкенә төрекмән кызы Геля Маркизованы кулларына күтәргән. Кайчандыр совет плакатларында «Безнең бәхетле балачак өчен рәхмәт сиңа, товарищ Сталин!» дип имзаланган әлеге сурәт сәхнә уртасына ук йомарланып килеп төшә. Үз станцияләренә ашыккан Идегәй белән Зарипә шул сурәт астында җиргә сыланып, томаланып кала. Меңләгән кешенең башына җиткән тиран үләр алдыннан казах далаларында тыныч кына яшәп яткан ояны да туздырырга өлгерә. Кайчандыр бәхетле балачак символы булган сурәт, хәзер, киресенчә, тираниянең афәтен чагылдыручы булып тора, чөнки Сталин кулында берни уйламыйча, самими елмаеп утыручы кызның тормышын да җимерергә өлгерә ул. Геляның әти-әнисен дә, ил дошманнары, дип юк итәләр.
Сәхнәгә куючы рәссам Геннадий Скоморохов, гадәттәгечә, спектакль бизәлешен югары дәрәҗәдә эшләгән. Илгиз Зәйниев спектакльләрендә ул шулай ук яшерен мәгънәләр, символлар белән уйнарга ярата. Бу очракта рәссам сәхнәне чикләрсез ясаган. Сәхнә тәмамлангач та, әле аны дәвам иттерүче арткы фон бар. Геройлар да өсте-өстенә яткан чиксез юл аша сәхнәгә чыга.
Сәхнәне иңеннән буена чорнап алган түгәрәк шарлар да тамашачы игътибарын җәлеп итә. Алар кар кебек ап-ак, йомшак та, дүндәлекләр кебек чәнечкеле дә, тимердән эшләнгән... Геройларның йортларында да бер җиһаз, бер материаль әйбер сурәтләнмәгән. Утыргычлар урынында да тимер шарлар гына. Бу бигрәк тә Әбуталип белән Зарипә күченеп килгән күренештә чагыла. Алар шар өстенә керосин лампасы элеп куялар да, йортлары барлыкка килә. Әлеге алым белән режиссер бу кешеләрне материаль байлыклар белән түгел, ә югарырак, рухи кыйммәтләр белән яши диясе килгәндер бәлки?
Мәет урынына да режиссер сәхнә уртасына ак шар куйган.
– Бу – җан, рух образы. Аны һәркем үзенчә күрә. Безнең очракта ул – ак шар. Әсәрдә космос тематикасы да бар. Бәлки ул шарлар планеталардыр? Шул ук вакытта шар – тарихның һаман әйләнеп кайтуы образы да. Гомумән, спектакльдә символларны бөртекләп санап була, ләкин минем бөтен серне дә ачып бетерәсем килми. Тамашачының да фантазия киңлегенә урын калсын, – ди Илгиз Зәйниев.
Романның манкортлар турында легендасы халык хәтеренә аеруча да уелып калган. Аңа нигезләнеп, 1990 елларда «Манкурт» (режиссеры – Ходжакули Нарлиев), 2004 елларда «Плачь матери о манкурте» (режиссеры – Бакыт Карагулов) фильмнары төшерелгән. Әлеге риваять «Мәңгелек буран» спектакленең соңгы ноктасы – эпилогы булып тора.
Элек кешеләрне, колга әйләндерү өчен, башына дөя тиресе бәйләп кызган кояш астында калдыра торган булганнар. Дөя тиресе эсседә баш тиресенә ябышып кыса башлый. Кеше авыртуга чыдый алмыйча йә үлә, йә акылдан яза. Андыйларны халык телендә манкорт дип йөртәләр икән. Аларны туганнары да эзләргә чыкмый инде, чөнки мәгънәсе юк – ул барыбер беркемне дә танымаячак, барыбер үз халәтенә кайтмаячак. Найман Ананың (Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Алсу Гайнуллина) улы Җомагали да дошман кулына эләгә. Ләкин Найман Ана башкалар кебек улыннан баш тартырга да, аны онытырга да җыенмый, ул улын эзләргә чыгып китә һәм таба да. Ләкин улы гына анасын танымый. Аның өчен хуҗасы гына бар. «Кешедән җирен, байлыгын, тормышын тартып алып була, ләкин кеше хәтеренә кул сузарга кем батырчылык итте?!» – дип ялвара Найман Ана. Анасы яратып, ялынып, рәнҗеп тә улын туры юлга кайтарырга тырышып карый, ләкин булдыра алмый. Каранар аны үз куллары белән уктан атып үтерә. Манкортка туган җир дә, үзен тудырган ана да берни түгел инде.
– Без, татарлар, бүгенге көндә киң далада япа-ялгыз калган кебек. Минемчә, монда Бөек Ватан сугышыннан соң казах тормышы белән хәзерге заман татар тормышы арасында уртаклык зур. Киң дала уртасында җиде-сигез гаилә булып яшәгән казахлар да кимеп баручы, үз телләрен, тарихын онытып баручы татар халкына тиң. Әсәр «Без бүгенге көндә манкортка әйләнеп бармыйбызмы? Без милләтебезне сатмыйбызмы? Әгәр без телебезне югалтып барабыз икән, безнең киләчәгебез бармы?» дигән сораулар тудыра, – ди Резеда Гобәева.
Ә Илгиз Зәйниев, спектакльне милли тематикага гына кайтарып калдырырга кирәкми, ди. Тамашачысын ул глобальрәк фикер йөртергә өнди.
Комментарийлар
0
0
Супер спектакль!!Ильгиз Зэ́йниев бик талантлы.Шаккатыргыч кешелэ́р бар ,талантлы.
0
0